Алексей Песошин видеоконференция режимында 2018 елда урып-җыю эшләрен тәэмин итү буенча селектор киңәшмәсендә катнашты

22.06.2018

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген “2018 елда авыл хуҗалыгында урып-җыю эшләрен уздыруны тәэмин итү бурычлары турындагы” темага селектор киңәшмәсендә катнашты.

Киңәшмә Россиянең барлык төбәкләре белән видеоконференция режимында узды.

Аны Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев үткәрде.

Киңәшмәдә катнашучылар агымдагы вазгыять, уңышны җыеп алуга әзерлек, урып-җыю кампаниясе пролемалары турында фикер алыштылар.

Дмитрий Медведев билгеләгәнчә, "күпчелек төбәкләрдә чәчү кампаниясе шома оештырылган. Гомумән, авыл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматлары буенча,  ил күләмендә язгы чәчү эшләре 96 % диярлек уздырылган. Көньяк төбәкләрдә бөртекле һәм бөртекле-кузаклылар уңышын җыю башланган. Әлегә төгәл саннар турында әйтергә иртәрәк, без зур нәтиҗәләр көтәбез. Теплицадагы яшелчәләр уңышы өлгерде, июнь башында узган елга караганда 17% ка күбрәк җыеп алганнар. Терлек азыгы әзерләү эшләре дә яхшы бара, бу әлбәттә,терлекчелекне үстерү өчен  мөһим”.

Дмитрий Медведев, инвестицион максатларга һәм кыска вакытлы оператив максатларга кредит алучыларга ташламалы шартларда кредитлар бирелә, дип белдерде.

Аграрийларны ашламалар һәм яңа техника белән тәэмин итү вазгыяте дә начар түгел. Бу күрсәткечләр узган ел дәрәҗәсендә.

“Ягулык  мәсьәләсенә килгәндә, бәяләрнең артуы  агымдагы вазгыятькә тәэсир итә, шулай булса да гомумән ул әле тотрыклы, чөнки ягулыкның бер өлеше узган ел сатып алынган иде. Профиль министрлыклар һәм ведомстволар, төбәк җитәкчеләре бу вазгыятьне тиешенчә тикшереп торырга тиеш”, - дип искәртте Дмитрий Медведев.

“Иминиятләштерү базарында хәл катлаулы. Авыл хуҗалыгында иминиятләштерү дәрәҗәсе түбән. Кайбер төбәкләрдә һава торышының начар булуы сәбәпле гадәттән тыш хәлләр теркәлгән. Аерым субъектларда бу факторлар аркасында чәчү эшләренең срогын күчерергә туры килгән. Шулай да имиятләштерү базарында хәл катлаулы булып кала”, - диде Дмитрий Медведев.

Алга таба РФ авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев доклад ясады.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина. РФ Хөкүмәте сайты материаллары файдаланылды.