Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда Сабантуй татар халык бәйрәменең төп мәйданында булды.
Төп мәйдан Мирный бистәсе Каенлыгында оештырылган.
Быел Сабантуй ФИФА-2018 футбол буенча дөнья чемпионаты узу көннәренә туры килде һәм бәйрәмдә ФИФАның Казандагы генераль координаторы Энтони Баффу һәм ФИФА комиссары Стефано Пуччи катнашты.
Шулай ук Казандагы Сабантуйны карарга Россия Теннис федерациясе президенты, Халыкара олимпия комитеты әгъзасы Шамил Тарпищев та килде.
Каенлыкта ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Казан мэры Илсур Метшин, ТР буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, Татарстан һәм Казан митрополиты Феофан, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм башкалар да бар иде.
Бәйрәм кунакларына милли ярышлар, уеннар оештырылган иде - капчык киеп узышу, колгага менү, чүлмәк вату һәм башкалар. Шулай ук муниципаль районнар милли утарлар оештырган. Анда балалар өчен уеннар, кызыклы ярышлар, халык һөнәрләренә өйрәтүче мастер-класслар уздырылды.
Сабантуй программасының төп вакыйгасы көрәштә җиңүчегә автомобиль һәм гадәттәгечә бәрән әзерләнгән.
Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөргән затлар Арча, Буа, Теләче, Лаеш, Нурлат, Питрәч районнары оештырган ишек алларын карадылар. Кукмара атаклы итекләрен, чуен савытны тәкъдим итә. Алексеевск районы күп еллар дәвамында чаң фестивале үткәрә. Питрәч районында төрле кошлар йомыркасын күреп була - страус, бүдәнә, сыерчык, кыргавыл һәм башкалар. Биредә кечкенә зоопарк та бар иде - кәҗәләр, сарыклар, бозау, тай һәм ике павлин.
Сабантуй бәйрәме сәхнәсеннән кунакларны Казан мэры Илсур Метшин һәм ТР буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов сәламләде. Шулай ук Идел буе федераль округында РФ Президентының тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич котлавы укылды.
Рөстәм Миңнеханов чыгышында 2018 елда Сабантуй илебезнең 58 төбәгендә һәм дөньяның 30 илендә җәйрәм ителүен ассызыклады. "Без бәйрәмне көтеп алдык, Сабантуйга якын дусларыбызны һәм туганнарыбызны яшьтек, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Бу безнең гореф-гадәтләребезне, мәдәниятыбызны, спортны күрсәтү мөмкинлеге".
Аеруча Рөстәм Миңнеханов шәһәр администрациясенә бу матур бәйрәмне оештырулары өчен рәхмәтен белдерде.