Бүген Әлмәттә «Татнефть» ГАҖнең Директорлар советы утырышы уздырылды.
Утырышны Татарстан Республикасы Президенты, компаниянең Директорлар советы рәисе Рөстәм Миңнеханов алып барды.
«Татнефть» ГАҖнең Директорлар советы утырышында 2018 елның биш ае эчендә компаниянең бюджеты үтәлеше каралды, быелның июль аена һәм өченче кварталга бюджеты расланды.
«Татнефть» компаниясенең Татарстан Республикасыннан читтә нефть разведкалау һәм чыгару эшчәнлеге турында мәгълүмат тыңланылды.
Компаниянең Самара, Оренбург, Ульяновск өлкәләрендә, Калмык Республикасында һәм Ненец автономияле округында эшләргә лицензиясе бар, шулай ук ул Россиядән читтә, шул исәптән Ливиядә ятмалар эшкәртү хокукына ия.
2017 елда чит территорияләрдә 352 мең тонна нефть чыгарылган.
«Татнефть» ГАҖнең Директорлар советы утырышында Татарстаннан читтә перспектив нефть чыгару активларын билгеләү эшен дәвам итәргә карар кылынды.
Газ-химия комплексын һәм әлеге юнәлешнең базар перспективаларын үстерү стратегиясе турында мәгълүмат тыңланылды. Шушы юнәлештәге бизнесны үстерүнең икътисадый нәтиҗәлелеген билгеләү эшен дәвам итү турында карар кабул ителде.
Директорлар советы утырышында «Татнефть» ГАҖ эшчәнлегенең башка мәсьәләләре дә каралды.