Рөстәм Миңнеханов: "Татнефть" компаниясе 2017 елда "Стратегия 2025" каралган бөтен максатчан бурычларын үтәде

22.06.2018

"Татнефть" компаниясе 2017 елда "Стратегия 2025" каралган бөтен максатчан бурычларын үтәде. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Татнефть" ГАҖ акционерлары җыелышында Әлмәттә белдерде. 

Чара "Нефтьче" мәдәният йортында узды. 

Акционерлар җыелышында Татарстан Республикасы министрлыклары вәкилләре, нефтьле районнар башлыклары, "Татнефть" белән хезмәттәшлек итүче компанияләр вәкилләре катнашты. 

Төп доклад белән "Татнефть" ГАҖ генераль директоры Наил Маганов чыгыш ясады. 

Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, беренче кат нефтьчеләр нефть чыгаруны арттыру бурычын түгел, ә "ОПЕК+" килешүендә каралган нефть чыгаруны киметү бурычын үтәделәр. Алдагы елларда нефть чыгару темплары компаниянең - 105,3 % (2016 елда) - илебез компанияләре арасында иң зурсы иде.

Россиянең ОПЕК килешүендә катнашу нефть базарында тәкъдим белән ихтыяҗны тигезләргә, шулай ук углеводородларга бәяләрне арттырырга ярдәм итте, диде Рөстәм Миңнеханов. 

"Татнефть" компаниясенең соңгы биш елда нефть табу өчен чыгымнарның үсешен тотып тору мөмкинлеге булды. Чыгымнарның суммар үсеше өч процент калды, тармак буенча бу күрсәткечнең уртача зурлыгы 33 процент, диде Рөстәм Миңнеханов.

"Татнефть" компаниясе даими рәвештә фәнни-тикшеренү, инженер-гамәли эшне алып бара, ресурс базасын арттыра, диде Рөстәм Миңнеханов. 

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, "Татнефть"тә үз технологияләре пакеты формалаштырылды - югары үзле нефть һәм битумнар өлкәсендә 263 патент. Әлеге ачышлар ярдәмендә 2017 елда югары үзле нефть чыгару күләмен икеләтә арттыруга ирешеп булды - 1,6 млн. тонна. 

"Татнефть" шулай ук Татарстанда иң эре инвестор булып кала, диде ТР Президенты. ТАНЕКО проектын алга таба үстерү бурычы актуаль булып кала. 

"Күп очракта Татарстан нефтьчеләре ярдәме белән Татарстан икътисады уңай үсеш темпларын саклый", - дип әйтте Татарстан Президенты.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина. "Девон" мәгълүмат агентлыгы материаллары файдаланылды