Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов MAWARIDE Group of Companies (Берләшкән Гарәп Әмирлекләре) компаниясенә нигез салучы һәм генераль директоры Мөхәммәд Әхмәт Алаеид белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Mawaride Group of Companies Якын Көнчыгышта, кайбер европа илләрендә һәм Көнчыгыш Азиядә сервис компанияләренә идарә итә. Бу компанияләр подряд төзелеше, күчемсез милек, медицина җайланмалары белән сәүдә итү, АСК, компьютер системалары һәм программа тәэминаты эшләү кебек өлкәләрдә эшлиләр.
Очрашуда Татарстан Республикасы һәм Mawaride Group of Companies арасында хезмәттәшлекнең төрле мәсьәләләре, уртак проектлар перспективалары турында фикер алыштылар.