Бүген Казанда Н.И. Сентябрев ис. «Рубин» футбол манежы ачылды. Тантаналы чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов, «Рубин» ФК идарәсе президенты Марат Сафиуллин, Татарстан Республикасы Футбол федерациясе рәисе Александр Гусев катнашты.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, яңа спорт объектын ачу - бөтен республика өчен мөһим вакыйга. "Бу Футболны үстерү үзәгенең зур проектының башлануы. Ул барлык халыкара таләпләргә җавап бирәчәк. Проектны уңышлы гамәлгә ашыру югары класслы спортчыларны әзерләү өчен барлык кирәкле шартлар белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк. Яшь футболчыларга уңышлар телим", - дип ассызыклады ТР Рәисе. Ул проектка ярдәм күрсәтүләре өчен Россия Хөкүмәтенә һәм РФ Спорт министрлыгына рәхмәт белдерде.
Үзенең видео сәламләвендә Россия Футбол берлеге президенты Александр Дюков Татарстанның заманча футбол инфраструктурасын югары бәяләде. "Республика футболны үстерү өчен бик күп эшләр башкара һәм яңа футбол объектларын төзү буенча лидерларның берсе булып тора. Соңгы 2 елда гына да 10 футбол манежы төзелде һәм файдалануга тапшырылды. Бу футболның массакүләм булуына һәм яшь футболчыларны әзерләү сыйфаты үсешенә зур өлеш кертәчәк", - диде РФС башлыгы.
Илсур Метшин ил һәм республика җитәкчелегенә футболга ярдәмнәре һәм шәһәрнең спорт инфраструктурасын үстерүләре өчен рәхмәт белдерде: «Ышанам ки, футболны үстерү үзәге Казан футболының данлыклы традицияләрен дәвам итәчәк, ә безнең „Рубин“ алга таба да безне җиңүләре белән сөендерәчәк».
Марат Сафиуллин билгеләп үткәнчә, яңа манеж 50-70 нче елларда «Рубин» футбол клубының атаклы тренеры Николай Иванович Сентябрев исемен йөртә. "Әлеге спорт комплексы проектына ярдәм күрсәткән һәркемгә рәхмәт. Сезнең булышлык белән меңләгән малайлар һәм кызлар календарь ел дәвамында иң уңайлы шартларда футбол белән шөгыльләнә алачак.
Ышанам ки, нәкъ менә монда безнең яраткан „Рубин“ футбол командасының һәм Россия җыелмасының яңа уенчылары үсәчәк», - дип өстәде «Рубин» футбол клубы идарәсе президенты. Аннары Рөстәм Миңнеханов символик рәвештә тупка типте һәм яшь футболчылар белән истәлекле фотога төште.
Яңа футбол манежының гомуми мәйданы - 6,5 мең кв. м. Уен кырының мәйданы 109х51 м тәшкил итә. Уңайлы чишенү бүлмәләре, башлангыч медицина ярдәме кабинеты, башка бүлмәләр бар. Объект Футбол үсеше үзәгенең бер өлеше булып тора, аңа шулай ук тулай торак бинасы, универсаль спорт комплексы һәм 2 футбол кыры керә.