Бүген Казаннан Лисичанск һәм Рубежное (ЛНР) шәһәрләренә чираттагы гуманитар ярдәм партиясе китте. 19 фурадан торган гуманитар йөк «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге химаясе белән җыелган. Татарстанның шефлыкка алынган Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрендә яшәүчеләргә һәм МХО сугышчыларына гуманитар ярдәмнең гомуми авырлыгы 300 тоннадан артык тәшкил итә.
Йөкне җибәрүдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты. Ул гуманитар ярдәм составы белән танышты, озата баручылар белән аралашты һәм аларга хәерле юллар теләде.
Колонна гуманитар йөк белән Казандагы Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты территориясеннән кузгалды.
ТР Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин ихтыярыйлар, җирле бүлекләр секретарьлары, «Яшь гвардия» активистлары һәм махсус операциядә катнашучылар белән аралашты.
Ул, аерым алганда, билгеләп үткәнчә, бу бердәм россиялеләр оештырган иң зур ярдәм. Йөк составында - беренчел кирәк-ярак әйберләре, азык-төлек продуктлары, медикаментлар, төзелеш материаллары, - Лисичанск һәм Рубежноеда көткән бар нәрсә, дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин.
Шулай ук Татарстанның 12 муниципаль районы: Апас, Баулы, Биектау, Зеленодольск, Сарман, Спас, Теләче, Чирмешән, Мамадыш, Түбән Кама һәм Тәтеш районнары гуманитар ярдәм җибәргән.
Мамадыш районы халкы Курск юнәлеше сугышчылары өчен тулы бер фура әзерләгән, МХО сугышчыларына гуманитар ярдәм күрсәтүче тагын бер машинаны «Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе» активистлары җыйган. «Нәфис» хәйрия фонды гадәттәгечә көнкүреш химиясе белән фура җибәрде. Лисичанск АТП өчен автомобиль инструментларын Татарстан һөнәр берлекләре, ритуал Pro компаниясе җыйган.
Рубежное шәһәренең «Водоканалы» өчен идарә итү станцияләре һәм скважина насосларын «Сетевая компания» җибәрде, спорт формасын һәм тупларны Рубежное футбол федерациясе «Рубин» футбол клубыннан һәм «Камаз» футбол клубыннан алачак.