Рөстәм Миңнеханов «Бердәм Россия» партиясенең алдан тавыш бирү кандидатларының партиянең җирле һәм башлангыч бүлекчәләре секретарьлары белән очрашуында катнашты

16.06.2025

Бүген Казанда «Бердәм Россия» партиясенең алдан тавыш бирү кандидатларының быелның сентябрендә узачак сайлауларда Татарстан Республикасы Рәисе вазыйфасына кандидатны алга таба күрсәтү өчен кандидатураны билгеләү буенча партиянең җирле һәм башлангыч бүлекчәләре секретарьлары белән очрашуы узды.

Очрашу Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты мәйданчыгында узды (Казан).

Чарада 1200дән артык кеше – «Бердәм Россия» партиясе вәкилләре катнашты.

Очрашуның модераторы «Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясе" АҖ генераль директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминов булды.

Республика казанышлары турындагы фильмны күрсәткәннән соң, чарада катнашучыларга сәламләү сүзе белән Партиянең Татарстан төбәк бүлеге секретаре, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин мөрәҗәгать итте.

Ул, аерым алганда, хәбәр иткәнчә, республикада «Бердәм Россия» партиясендә 129 мең 141 кеше тора, һәм бу төбәк бүлеге – илдә иң эреләрнең берсе. «Республика башлыгын сайлаулар стратегик әһәмияткә ия", - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Ул шулай ук 2025 елның 30 маенда төбәк сәяси советы Президиумының алдагы утырышында алдан тавыш бирүдә катнашу өчен кандидатлар исемлеге төзелүен искәртте.

Болар: РФ ФС Федерация Советының парламент эшчәнлеген регламентлау һәм оештыру комитеты рәисе урынбасары Александр Терентьев һәм Татарстан Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Югары советы Бюросы әгъзасы Рөстәм Миңнеханов. Алга таба – процедура буенча - «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе Төбәк сәяси советы Президиумы утырышында бер кандидатура хупланачак.

Очрашу барышында бүген махсус хәрби операциядә катнашучы Эдуард Ирек улы Хөснетдинов, «Бердәм Россия» партиясенең Түбән Кама җирле бүлеге башкарма секретаре, күп балалы әни Лариса Рәшит кызы Михайлова, партиянең Чаллы җирле бүлеге секретаре, Чаллы шәһәре мэры Наил Гамбәр улы Мәһдиев, «Яшь гвардия» Бердәм Россия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге җитәкчесе Руслан Айдар улы Шиһабеддинов чыгышлары яңгырады.

Аннары Татарстан Республикасы Рәисе - РФ ФС Федерация Советының Парламент эшчәнлеген регламент һәм оештыру комитеты рәисе урынбасары вазыйфасына алдан тавыш бирү кандидатлары Александр Михайлович Терентьев һәм Татарстан Республикасы Рәисе, партиянең Югары советы Бюросы әгъзасы Рөстәм Нургали улы Миңнеханов чыгышлары булды.

Соңрак «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Төбәк сәяси советы Президиумы утырышы узды (тулырак – ТР Дәүләт Советы сайтында).


ТР Рәисе Матбугат хезмәте. Елена Бритвина.