Яңалыклар

29.10.2018

Россия Президенты Владимир Путин Россия Федерациясе дәүләт бүләкләре белән  федерация төбәкләрендә төп вазифаларны башкаручы түрәләрне, зур сәнәгать предприятиесе вәкилләрен, авыл хуҗалыгы һәм икътисадның башка тармаклары вәкилләрен бүләкләү турында Указны имзалады.

Россия Президентының Россия Федерациясе дәүләт бүләкләре белән бүләкләү турындагы 608 номерлы Указы  2018 елның 25 октябрендә имзаланды һәм хокукый мәгълүмат порталында басылды.

29.10.2018

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген Татарстанда илкүләм проектларны гамәлгә ашыру һәм федераль бюджеттан өстәмә акчалар җәлеп итү чаралары буенча киңәшмә уздырды.

Киңәшмә ТР Министрлар Кабинетында узды, анда ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР икътисад министры Фәрид Абделганиев, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин катнашты.

27.10.2018

Бүген Казанның Гаилә үзәге янындагы мәйданчыкта “Россия Федерациясенең Кораллы көчләрендә контракт буенча хәрби хезмәт – Синең сайлагының!” исемендә акция узды. Бу чарада ТР Премьер-министры Алексей Песошин һәм Россия оборона министры урынбасары, генерал-полковник Александр Фомин катнашты.

27.10.2018

Татарстан Республикасында шикәр чөгендерен җыю эшләре төгәлләнеп килә. Барлыгы республика буенча 2,1 млн тонна тамыразык җыелган. Шикәр заводларына 1,2 млн тонна чөгендер тапшырылган, 130 мең тонна шикәр җитештерелгән.

Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов җиткерде.

27.10.2018

Татарстан Республикасында 2018 елның 26 октябренә 1 млн 852,1 мең кв.м.  торак файдалануга тапшырылган, бу планлаштырылган торакның 77,1%ын тәшкил итә. Бу турыда республика киңәшмәсендә Татарстан төзелеш, архитектура һәм ТКХ  министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне республиканың барлык районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

26.10.2018

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Краснодар крае губернаторы Вениамин Кондратьевка Краснодар краенда су басуларга бәйле рәвештә кайгы уртаклашу телеграммасы җибәрде.

26.10.2018

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген Чуваш Республикасында булды.

Максаты - РФ Президентының Идел буе федераль округы тулы вәкаләтле вәкиле каршындагы совет утырышында катнашу иде. Утырышның темасы - “Идел буе федераль округы төбәкләрендә медицина ярдәмен арттыру буенча чараларны гамәлгә ашыру турында”.

26.10.2018

Россия белән Казахстан хезмәттәшлеге үсешенә Татарстан лаеклы өлешен кертә. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе һәм Казахстан Республикасы арасында Хөкүмәтара хезмәттәшлек буенча комиссиянең пленар утырышында белдерде. Утырыш Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары, РФ финанслар министры Антон Силуанов, Казахстан вице-премьеры Аскар Мамин катнашында Казан Ратушасында узды. 

26.10.2018

Кече һәм урта бизнесны үстерүдә төп бурычларның берсе – хакимиятнең эшкуарлыкка булган мөнәсәбәтне үзгәртү. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Перезагрузка 2.0» форумын ачканда хәбәр итте.

Форум Казанда «Татнефть-Арена» мәйданчыгында ачылды. Онлайн режимда  форумда шулай ук Чаллыдагы кече һәм урта эшкуарлык вәкилләре дә катнашты – турыдан-туры трансляция оештырылган иде.

25.10.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казахстан Премьер-министрының беренче урынбасары Аскар Мамин җитәкчелегендәге Казахстан Республикасы делегациясе белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды.

Иртәгә, 26 октябрьдә, Аскар Мамин Россия Федерациясе белән Казахстан Республикасы Хезмәттәшлеге буенча хөкүмәтара комиссия утырышында катнашачак. 

Битләр: << 941 942 943 944 945 946 947 948 ( 949 ) 950 >>