Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген Татарстанда илкүләм проектларны гамәлгә ашыру һәм федераль бюджеттан өстәмә акчалар җәлеп итү чаралары буенча киңәшмә уздырды.
Киңәшмә ТР Министрлар Кабинетында узды, анда ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР икътисад министры Фәрид Абделганиев, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин катнашты.
Алексей Песошин Татарстанда 13 илкүләм проект гамәлгә ашырыла, шуларның 12се өстенлекле юнәлешле, дип искә төшерде.
Өстенлекле юнәлешләр арасында демография, сәламәтлек саклау, мәгариф, фән, хезмәт җитештерүчәнлеге һәм мәшгульлеккә, кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү, халыкара кооперация һәм экспорт, куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары, цифрлы икътисад, мәдәният, экология, торак һәм шәһәр мохите кебек юнәлешләр бар.
Илкүләм проектлар Россия Федерациясе Президентының “2024 елга кадәр Россия Федерациясе үсешенең илкүләм максатлары һәм стратегик бурычлары турында”гы 2018 елның 7 май Указы нигезендә гамәлгә ашырыла.