Рөстәм Миңнеханов: Россия белән Казахстан хезмәттәшлеге үсешенә Татарстан лаеклы өлешен кертә

26.10.2018

Россия белән Казахстан хезмәттәшлеге үсешенә Татарстан лаеклы өлешен кертә. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе һәм Казахстан Республикасы арасында Хөкүмәтара хезмәттәшлек буенча комиссиянең пленар утырышында белдерде. Утырыш Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары, РФ финанслар министры Антон Силуанов, Казахстан вице-премьеры Аскар Мамин катнашында Казан Ратушасында узды. 

Антон Силуанов сәламләү сүзендә билгеләгәнчә, Татарстан - уңайлы инвестицион шартлар булдыру өлкәсендә Россиянең алдынгы субъекты. "Республика тулаем продукт үсешенең югары темпларын күрсәтә, алар илдәге гомуми күрсәткечләргә караганда икеләтә артык. Рөстәм Нургали улы эшкуарлык мәсьәләләренә зур игътибар бирә, - диде Россия вице-премьеры. - Без республика җитәкчелегенә хөкүмәтара комиссия утырышын оетырулары өчен рәхмәтле". 

Антон Силуанов ассызыклаганча, Казахстан һәм Россия - төп сәүдә партнерларыю Үзара товар әйләнеше күләме үсә: гыйнвар - июль айларында 23 процентка артты. Казахстанга экспорт 9 %, ә импорт күләме 10 процентка артты. 

Казахстанга Россиядән туры инвестицияләр күләме үсеше күзәтелә. 2005 елдан инвестицияләр күләме 12 млрд. доллар тәшкил итте. Казахстан инвесторлары исә Россия икътисадына 4 млрд доллардан артык инвестицияләр керттеләр. "Казахстанда Россия капиталы катнашында илледән артык эре проект гамәлгә ашырыла, шул исәптән автомобиль төзү, тимер юл машиналарын төзү, химия тармагы өлкәләрендә. Россия катнашында күп санлы предприятиеләр бар - 6 меңнән артык", - диде Антон Силуанов. 

Россия Казахстанга авиатехника, тимер юл техникасы, авыл хуҗалыгы продукциясе һәм башка товарлар китерү яклы. 

Антон Силуанов финанс өлкәдәге мөнәсәбәтләргә дә игътибар итте.  "Бүген түләүләрнең 60 процентын милли валюталарда алып барабыз. Бу безнең предпритияеләргә отышлы. Әлеге күрсәткечне бер-ике елдан 70 һәм аннан артык процентка кадәр җиткерү", - диде ул. 

Аның сүзләренчә, ноябрь аенда Петропавловск шәһәрендә XV Россия һәм Казахстан төбәкара хезмәттәшлеге форумы узачак, анда туризм өлкәсендәге мәсьәләләрне карау ниятләнә. 

Төбәкара дәрәҗәдә Казахстан белән хезмәттәшлек итү тәҗрибәсе турында Татарстан Президенты хәбәр итте. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, кичә Казахстан белән Татарстан эшлекле даирәләре очрашты, элемтәләрне үстерү мөмкинлекләре турында сүз барды. 

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, Казахстан һәм Татарстан икътисадлары алдында зур бурыч бар - товар әйләнеше күләмен 1 млрд. долларга җиткерү. Бүген берничә юнәлеш буенча эш алып барыла. Беренче чиратта "КАМАЗ" продукциясен алга этәрү турында әтйергә кирәк. ТР Президенты сүзләренчә, Казахстан - Чаллы автогигантының Россия базарыннан соң иң зур сату базары. Шулай ук нефть химиясе комплексы өлкәсендә дә мөмкинлекләр зур - товар сату турында гына сүз бармый, ә тирәнрәк интеграция турында. Суднолар төзү, вертолетлар төзү өлкәсендә дә мөмкинлекләр бар. 

Гумантир өлкәдә дә хезмәттәшлек актив үсә бара, бигрәк тә мәгариф программалары буенча. Бүген Татарстан югары уку йорталырнда 1,5 меңәнә артык Казахстан студенты белем ала. 

"Казахстанда күп санда татарлар яши. Ил җитәкчелеге аларга милли традицияләрен саклауда зур ярдәм күрсәтәләр. Аларга бик зур рәхмәт", - диде Рөстәм Миңнеханов Казахстан хөкүмәте вәкилләренә. 

Аскар Мамин үз чиратында ассызыклаганча, Россия Федерациясе өлешенә Казахстанның тышкы товар әйләнешенең 20 проценты туры килә. "Быел без сәүдә мөнәсәбәтләре өлкәсендә зур үсеш күзәтәбез. Якын арада үзара сәүдә күләмен 20 млрд. долларга җиткерә алабыз. Бу башкарырлык бурыч", - диде ул. 

Казахстан вице-премьеры сүзләренчә, Татарстан Республикасы белән Казахстанның хезмәттәшлек өчен аерым юнәлеше бар. "Без инде берничә эре уртак проектны гамәлгә ашыру турында килештек. Ышанам, безнең элемтәләр Казахстан белән Россия мөнәсәбәтләре үсешенә ярдәм итәчәк", - дип тәмамлады Аскар Мамин. 

Ахырда берничә документ имзаланды. Рөстәм Миңнеханов һәм Аскар Мамин Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән Казахстан Хөкүмәте арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек принциплары турында килешүне гамәлгә ашыру чаралары Планын имазаладылар. 

 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.