Рөстәм Миңнеханов Краснодар крае губернаторы Вениамин Кондратьевка Краснодар краенда су басуларга бәйле рәвештә кайгы уртаклашу телеграммасы җибәрде

26.10.2018

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Краснодар крае губернаторы Вениамин Кондратьевка Краснодар краенда су басуларга бәйле рәвештә кайгы уртаклашу телеграммасы җибәрде.

«Татарстанлылар, һәм шәхсән үз исемемнән Краснодар краенда кешеләр һәлак булуга һәм җимерүләргә китергән су басуларга бәйле рәвештә чын күңелдән кайгыгызны уртаклашам, - диелә телеграмма текстында. – Табигать бәла-казасы аркасында һәлак булганнар турында хәсрәтләнәбез, бу бәла-казалардан зыян күргәннәргә безнең борчылу сүзләребезне тапшыруыгызны үтенәбез. Су басулар галәмәтләрен тиз арада бетерүдә төбәк кешеләренә чыдамлык, сабырлык һәм бердәмлек телибез.

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов».


ТР Президенты Матбугат хезмәте.