Яңалыклар

13.11.2018

РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров «КАМАЗ» ГАҖ заводларында булып, двигательләр, кабиналар эшләп чыгару, әзер йөк машиналарын җыю барышы белән танышты.

Игорь Комаров Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин озатуында двигательләр заводы цехларын карады. Аңа шулай ук көч агрегатларын җыю линияләрен һәм Р6 двигательләрен күрсәттеләр.

13.11.2018

Бүген Татарстан Премьер-министры вазифаларын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин Монополиягә каршы федераль хезмәт идарәсенә яңа җитәкчене тәкъдим итте.  

13.11.2018

2018 елда Татарстанда 88 чакрым автомобиль юлы төзелгән һәм реконструкцияләнгән. Бу хакта ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта хәбәр итте.

13.11.2018

РФ Президентының Идел буе федераль округында вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров Татарстанга эш визиты белән килде. «Бигеш» аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, Чаллы мэры Наил Мәһдиев каршы алдылар.

 

13.11.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Confindustria Russia» Россиядә Италия сәнәгатьчеләре ассоциациясе делегациясе белән очрашты. 

13.11.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президентының Чит илләр белән төбәкара һәм мәдәни элемтәләре идарәсе башлыгы Владимир Чернов белән очрашты. 

13.11.2018

Александр Груничев Тарифлар буенча Татарстан Республикасы дәүләт комитеты рәисе итеп билгеләнде. Тиешле Указны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалады.

13.11.2018

Айрат Шәфигуллин Татарстан Республикасы Иминлек Советы Секретаре вазыйфасыннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Указы нигезендә азат ителде. 

«Шәфигуллин Айрата Радин улын башка эшкә күчүе сәбәпле Татарстан Республикасы Иминлек Советы Секретаре вазыйфасыннан азат итәргә», - диелә документ текстында.

12.11.2018

Бүген «Яңа гасыр» ТРКда «ШАЯН ТВ» балалар өчен тәүлек буена татар телендә тапшырулар алып баручы телеканал эшләтеп җибәрелде. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.  

12.11.2018

2018 елның 13-14 ноябрендә Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Татарстан Республикасына ике көнлек эш сәфәренә киләчәк.  

Битләр: << 941 ( 942 ) 943 944 945 946 947 948 949 950 >>