Татарстан Республикасында шикәр чөгендерен җыю эшләре төгәлләнеп килә. Барлыгы республика буенча 2,1 млн тонна тамыразык җыелган. Шикәр заводларына 1,2 млн тонна чөгендер тапшырылган, 130 мең тонна шикәр җитештерелгән.
Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов җиткерде.
Киңәшмәне республиканың барлык районнары белән видеоконференцэлемтә режимында ТР Премьерминистры Алексей Песошин уздырды.
Николай Титов 2018 елда азык һәм эшкәртү сәнәгате предприятиеләренең эшчәнлек нәтиҗәләре турында сөйләде.
Татарстан статистика органнары мәгълүматлары буенча азык һәм эшкәртү сәнәгате тармагында 2018 елда азык продукциясен җитештерү 103,3%ка арткан.
“Эшкәртә торган предприятиеләрне чимал белән тәэмин итүдә проблема юк. Шул ук вакытта авыл хуҗалыгы продукциясенең шактый өлешен республикадан читкә җибәрәбез һәм тармакның үсеш резервлары зур”, - дип ачыклады Николай Титов.
Казан сөт комбинаты һәм Саба сөт комбинаты эшкәртү күләмнәрен арттырдылар. Моннан тыш, соңгысы ике төрле яңа сыр чыгара башлады. Биектау районында “Касымов” сөт комбинаты киләсе елның февралендә эремчек җитештерә башлый.
Республика авыл хуҗалыгы кооперативларында һәм хуҗалыкларында 20 дән артык сөт эшкәртү цехлары булачак.
Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республикада җитештерелә торган бөтен сөтне диярлек үзебездә эшкәртү бурычын куя, дип искәртте Николай Титов.
"Казан” агросәнәгать паркында авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү күләме арттырыла. Анда икмәк һәм икмәк-күмәч эшләнмәләре, ит ризыклары һәм үрдәк итеннән ярымфабрикатлар, әзер төшке аш, балык ризыклары производстволары эшли.
Николай Титов сүзләренчә, Татарстан районнарында авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерә торган 18 агросәнгать паркын төзү планлаштырыла.