Яңалыклар

03.11.2018

Бүген иртән Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Казанның авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булды.

ТР Министрлар Кабинеты башлыгы Х.Ямашев урамындагы мәйданчыкта оештырылган ярминкәдә булды, анда үзләренең продукциясен ТР Кулланучылар кооперациясе оешмалары берлеге товар җитештерүчеләре алып килгән иде.

02.11.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Молдавиягә эш сәфәре кысаларында атаклы Крикова шәраб подвалларында булды. Искәртәбез, моңарчы ул Молдова Республикасы Президенты Игорь Додон белән очрашты һәм Молдавия вице-премьеры Кристина Лесник белән сөйләште. 

02.11.2018

Бүген Кишинев шәһәренә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Молдавия Премьер-министры урынбасары Кристина Лесник белән очрашты. 

02.11.2018

Бүген ТР Министрлар Кабинетында ТР Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссиясенең планнан тыш утырышында көзге каникулларда һәм елгаларны боз каплау чорында балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү турында сөйләштеләр.

Утырыш ТР Хөкүмәте йортында ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин рәислегендә узды.

02.11.2018

Татарстан Молдавия белән хезмәттәшлекне киңәйтергә тели. Әмма үзара сәүдә күләме әлегә булган мөмкинлекләргә туры килми. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Молдова Республикасы Президенты Игорь Додон белән очрашуда белдерде. 

Очрашу Татарстан делегациясенең Кишиневка эш сәфәре кысаларында узды.

02.11.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Молдова Республикасына ике көнлек эш сәфәренә киләчәк. Татарстан Президенты ил җитәкчелеге белән очрашулар уздырырга, Россия-Молдова мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан белән Молдавия арасында хезмәттәшлекне ныгытуга юнәлдерелгән адымнарны билгеләргә ниятли. 

02.11.2018

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бүген ТР Инвестицияләр советы һәм “Чистай” өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясендә эшчәнлек алып баруга гаризаларны карау буенча комиссия утырышын уздырды.

Утырыш Татарстан Хөкүмәте йортында узды.

01.11.2018

Грантлар өчен көрәштә Татарстанның коммерцияле булмаган оешмалары активлык күрсәтте, үз проектларын үстерү өчен Президент грантлары фондыннан төбәк 174 млн сум алды.

2018 елның 31 оуктябрендә РФ Президенты Хакимияте җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко рәислегендә РФ Президенты грантларын тәкъдим итүгә бәйге уздыру буенча координацион комитет утырышы узды.

01.11.2018

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кыска вакытлы ялда. 

Отпуск турында күрсәтмә 2018 елның 29 октябрендә (№ 353) имзаланган.

Отпуск 2018 елның 1 ноябреннән 6 ноябренә кадәр булачак.

31.10.2018

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген “Кластерларны үстерү өчен партнерлык” IV халыкара фәнни-гамәли конференциядә катнашты.

Бу чара “Корстон” мәйданчыгында (Казан) уза.

Битләр: << 941 942 943 944 945 946 ( 947 ) 948 949 950 >>