Рөстәм Миңнеханов эшкуарлык турында: Үзләренә җаваплылык алган, бизнеска акча керткән һәм эш урыннары булдырган кешеләргә хакимият тарафыннан ярдәм күрсәтелергә тиеш

26.10.2018

Кече һәм урта бизнесны үстерүдә төп бурычларның берсе – хакимиятнең эшкуарлыкка булган мөнәсәбәтне үзгәртү. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Перезагрузка 2.0» форумын ачканда хәбәр итте.

Форум Казанда «Татнефть-Арена» мәйданчыгында ачылды. Онлайн режимда  форумда шулай ук Чаллыдагы кече һәм урта эшкуарлык вәкилләре дә катнашты – турыдан-туры трансляция оештырылган иде.

Сәламләү сүзендә Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Антон Силуановка Казанга килергә мөмкинлек тапкан һәм форумда катнашкан өчен рәхмәт белдерде. 

Федераль бюджетта эшкуарлыкны үстерүгә салынган акчалар Татарстанга да һичшиксез киләчәк, диде Рөстәм Миңнеханов. «Татарстанга аларны мөмкин кадәр җәлеп итәргә һәм сезгә җиткерергә вәгъдә бирәм», - диде ул, форумда катнашучы эшкуарларга мөрәҗәгать итеп. 

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, мондый форумнар бүген мөһим һәм аларга ихтыяҗ бар. Иң мөһиме – бизнес алып баруда уңышлы практикаларны тәкъдим итү өлешендә.

«Без эшкуарлар өчен төрле дәрәҗәдәге чаралар уздырабыз, минемчә, алар артык түгел. Без фрумның форматын беркадәр үзгәртергә – аны киңәйтергә булдык», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты шулай ук искәрткәнчә, төбәктә кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү өчен тиешле инфраструктура булдырылган, эш башлаучы эшкуарлар өчен махсуслаштырылган уку-укыту программалары бар, башка чаралар да бар.

«Болар бар да мөһим, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Иң мөһиме – хакимият эшкуарлыкка мөнәсәбәтен үзгәртергә тиеш. Без дә шактый гына бюрократик каршылыклар булу сер түгел. Үзләренә җаваплылык алган, бизнеска акча керткән һәм эш урыннары булдырган кешеләргә хакимият тарафыннан ярдәм күрсәтелергә тиеш. Һәм без эшкуарлыкны үстерү өчен хәлебездән килгән һәр нәрсәне эшләячәкбез».

Рөстәм Миңнеханов шулай ук искәрткәнчә, илкүләм проектларның берсе –  кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү.

Без кече һәм урта эшкуарлыкка таянырга тиеш, диде Рөстәм Миңнеханов.

Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Антон Силуанов, ассызыклаганча, чараны «Перезагрузка 2.0» дип атау бик дөрес. Бу безнең эшкуарлыкка башкача мөнәсәбәттә булачагыбызны белдерә, диде Антон Силуанов, безне алда яңа бурычлар көтә.

Форум һәм чыгыш ясаучылар турында төгәлрәк - https://kazanperezagruzka.ru/ сайтында


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.