Рөстәм Миңнеханов Казахстанның беренче вице-премьеры Аскар Мамин белән очрашты

25.10.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казахстан Премьер-министрының беренче урынбасары Аскар Мамин җитәкчелегендәге Казахстан Республикасы делегациясе белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды.

Иртәгә, 26 октябрьдә, Аскар Мамин Россия Федерациясе белән Казахстан Республикасы Хезмәттәшлеге буенча хөкүмәтара комиссия утырышында катнашачак. 

Очрашу башланганчы Рөстәм Миңнеханов һәм Аскар Мамин барында Сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек буенча Татарстан-Казахстан эш төркеменең 2 нче утырышы беркетмәсе имзаланды, утырыш кичә Казанда узган иде. Беркетмәгә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов һәм Казахстан милли икътисады вице-министры Серик Жумангарин кул куйдылар.  

Очрашуда Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасы белән Казахстанны күптәнге партнерлык мөнәсәбәтләре бәйли. «Казахстан күп кенә юнәлешләр буенча лидер булып тора. Без Казахстан компанияләре белән икътисадый һәм инвестицион багланышларны киңәйтергә телибез», - дип белдерде ул.

Татарстан Республикасы Президенты билгеләп үткәнчә, быел Татарстан белән Казахстан арасындагы элемтәләр аеруча актив бара. Казахстан Республикасы Президенты Нурсолтан Назарбаевның Казанга килүе мөһим вакыйга булды. «Безнең өчен бу зур хөрмәт. Нурсолтан Абишевич безнең  проектлар белән танышты, республиканың алдынгы предприятиеләре күргәзмәсен карады. Без Татарстанга булган игътибары өчен аңа рәхмәтлебез», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул искәртәнчә, Казанның үзәк урамнарының берсе Нурсолтан Назарбаев исемен йөртә. Ике атна элек бу урамда кунакчыллыкның төрки символы – бронза тайказан куелды, Көнчыгыш-Казахстан өлкәсе Хакиме Даниал  Әхмәтов бүләге.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, икътисадый яктан Татарстан белән Казахстан алдында зур бурыч тора – үзара сәүдә күләмен $1 миллиардка җиткерү.

Хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләреннән берсе – нефть чыгару һәм нефть химиясе өлкәсе, дип саный Татарстан Президенты. 

Казахстан белән хезмәттәшлектә «КАМАЗ» компаниясе аерым урын алып тора. Чаллы автогигантының ил территориясендә 27 дилер үзәге бар. Аерым мәйданчыкларда махсус техника чыгарыла.

Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, Зеленодольск суднолар төзелеше заводы Көнбатыш-Казахстан өлкәсенең Уральск шәһәрендә урнашкан «Зенит» суднолар төзелеше заводы белән багланышлар кора башлаган.

Казан вертолётлар заводы белән Алматы шәһәренең №405 Авиаремонт заводы «Ансат» вертолетларын җыю өлешендә хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында фикер алышалар.

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, Алабуга автозаводы базасында күп кенә махсус техника җитештерелә, шул исәптән нефть-газ секторы өчен дә. «Без сезгә машиналар җибәреп тору белән бергә, сезнең ил территориясендә күп кенә компонентларны эшләргә әзербез. Аерым алганда, Костанай шәрендәге “Аллюр” предприятиесендә», - диде ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, бүген ИТ-технологияләр, автокомпонентлар җитештерү өлкәсендә, газ-мотор ягулыгы базарын үстерү, медицина, кече авиацияне үстерү тармакларында, агросәнәгать комплексында һәм гуманитар өлкәдә тыгыз хезмәттәшлек өчен мөмкинлекләр бар .

Татарстан Республикасы Президенты Казахстан вәкилләрен киләсе елда булачак «Россия – ислам дөньясы: «Kazansummit-2019» халыкара икътисадый саммитына һәм Казанда август аенда узачак WorldSkills һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатына чакырды. 

Аскар Мамин билгеләп үткәнчә, бүген товар әйләнеше күләмен $1 миллиардка җиткерү өчен барлык мөмкинлекләр дә бар. «Сез үзара хезмәттәшлекнең күп кенә перспектив проектларын билгеләдегез. Без Казахстан белән Россия Федерациясе субъектлары арасында хезмәттәшлекне үстерергә омтылабыз. Татарстан бу җәһәттән алдагы урында тора», - диде Казахстанның беренче вице-премьеры.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.