Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президентының Чит илләр белән төбәкара һәм мәдәни элемтәләре идарәсе башлыгы Владимир Чернов белән очрашты.
Яклар РФ субъектлары, ерак һәм якын чит илләр арасында элемтә булдыру, шул исәптән икътисад, фән, мәгариф һәм мәдәниятта уртак проектларны гамәлгә ашыру һәм гамәли багланышларны арттыру әһәмияте турында сөйләштеләр.
Очрашуда ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары Александр Терентьев, КФУ ректоры Илшат Гафуров һәм башкалар катнашты.