РФ Президентының Идел буе федераль округында вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров Татарстанга эш визиты белән килде. «Бигеш» аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, Чаллы мэры Наил Мәһдиев каршы алдылар.
Игорь Комаровның Татарстанга РФ Президентының Идел буе федераль округында вәкаләтле вәкиле вазифасында беренче килүе.
Ике көнлек визиты кысаларында ул "КАМАЗ" куәтләре белән таныша, республиканың махсус икътисадый зоналарына бара, «Сәнәгатьтә цифрлы трансформация. Халыкара тәҗрибә һәм Россия тәҗрибәсе» IV Машина төзелеше кластер форумы эшендә катнашачак.
Чаллыда Игорь Комаров һәм Татарстан Президенты "КАМАЗ" двигательләр заводын карый, Чаллы заводының 50 еллыгын үткәрүне оештыруга багышланган киңәшмә уздыра.
Шулай ук планда «ЦФ КАМА»ҖЧҖ йөк машиналары өчен тапшырулар тартмасы эшләп чыгара торган предприятиегә бару һәм «Мастер» Кама индустриаль паркының алтынчы чираты белән танышу.
Вәкаләтле вәкил көннең икенче яртысында Казанда РФ Президентының «2024 елга кадәрге чорга Россия Федерациясе үсешенең илкүләм максатлары һәм стратегик бурычлары турында»гы указының төп нигезләмәләрен гамәлгә ашыру буенча киңәшмә үткәрер дип көтелә.
Игорь Комаров шулай ук «Иннополис» махсус икътисади зонасы белән танышачак, «Ана һәм бала» медицина үзәгендә һ.б. социаль-икътисади объектларда булачак.
РФ Президенты Владимир Путин 2018 елның 7 сентябрендә үз указы белән Игорь Комаровны Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Вәкаләтле вәкиле итеп билгеләде. Моңа кадәр Комаров РФ фән һәм югары белем бирү министры урынбасары вазифасын башкарды.