Игорь Комаров Татарстан Республикасына эш сәфәренә киләчәк

12.11.2018

2018 елның 13-14 ноябрендә Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Татарстан Республикасына ике көнлек эш сәфәренә киләчәк.  

Беренче көнне Игорь Комаров, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән бергә, Чаллы шәһәрендә эшләячәк, анда ул «КАМАЗ» ГАҖга, «Алабуга» махсус икътисадый зонасына, «Мастер» Кама индустриаль паркына һәм «ИТ-парк» югары технологияләр технопаркына барачак. 

Икенче көнне Казанда Тулы вәкаләтле вәкил «2024 елга кадәр чорга Россия Федерациясен үстерүнең илкүләм максатлары һәм стратегик бурычлары турында» РФ Президенты Указының төп нигезләмәләрен гамәлгә ашыру эшен төбәктә оештыру мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырачак.

Шулай ук Игорь Комаров «Иннополис» махсус икътисадый зонасы эше белән танышачак, «Ана һәм Бала» медицина үзәгендә һәм башка кайбер социаль-икътисадый объектларда булырга ниятли.  


РФ Президентының ИФОдагы Тулы вәкаләтле вәкиленең матбугат хезмәте