Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Confindustria Russia» Россиядә Италия сәнәгатьчеләре ассоциациясе делегациясе белән очрашты.
«Confindustria Russia» ассоциациясенә Италиянең Россия базарында эшли торган 150гә якын компаниясе керә. Ассоциация Россиядә Италия бизнесы мәнфәгатьләрен алга сөрә һәм Россия дәүләт хакимияте органнары, профиль ассоциацияләр һәм партнерлар белән хезмәттәшлекне җайга сала.
Ассоциация әгъзалары арасында кече һәм урта бизнес предприятиеләре, шулай ук Италия сәнәгате вәкилләре (Eni, Saipem, Siirtec Nigi, Tecnimont, Termomeccanica, Unicredit Bank, Ubi Banca, Banca Impresa, Ariston, Candy, Campari, Parmalat MK, Carnelutti, Pavia e Ansaldo һ.б.) бар.
Очрашуда Россия-Италия мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан һәм Италия арасында сәүдә-икътисади хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре каралды.
«Безнең Италия компанияләре белән хезмәттәшлек итү тәҗрибәсе зур. Аларның күбесе машина төзелеше, нефть химиясе һәм агросәнәгать комплексы өлкәсендәге безнең проектларда катнашты. Без ике арадагы элемтәләрне алга таба киңәйтүгә карата кызыксыну белдерәбез», - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.
ТР Хөкүмәте Йортында узган очрашуда ТР вице-премьеры - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе урынбасары Инсаф Галиев, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисенең беренче урынбасары Артур Николаев һәм башкалар катнашты.