Монополиягә каршы федераль хезмәт идарәсе җитәкчесе итеп Айрат Шәфигуллин билгеләнде

13.11.2018

Бүген Татарстан Премьер-министры вазифаларын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин Монополиягә каршы федераль хезмәт идарәсенә яңа җитәкчене тәкъдим итте.  

Монополиягә каршы федераль хезмәт идарәсе җитәкчесе итеп Айрат Шәфигуллин билгеләнде.

Элек бу вазифаны Александр Груничев башкарган, Татарстан Республикасы Президенты указы белән ул ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе итеп билгеләнде.

Монополиягә каршы федераль хезмәт җитәкчесе урынбасары Андрей Цариковский Александр Груничевка идарәдә күп еллар дәвамында уңышлы хезмәте өчен рәхмәт белдерде.

Рөстәм Нигъмәтуллин Айрат Шәфигуллинны тәҗрибәле идарәче буларак тәкъдим итеп, Татарстан Республикасы һәрвакыт барлык базарларда да сәламәт конкуренцияне үстерүгә зур игътибар бирәчәк, дип ассызыклады.


ТР Президенты матбугат хезмәте