Александр Груничев Тарифлар буенча Татарстан Республикасы дәүләт комитеты рәисе итеп билгеләнде. Тиешле Указны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалады.
Бу урында Александр Груничев күптән түгел «Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды» КБОны җитәкли башлаган Марат Зариповны алмаштыра.
Искәртәбез, Александр Груничев 2006 елдан бирле Татарстан Республикасы Федераль монополиягә каршы идарәсен җитәкләгән иде.