Бүген ТР Премьер-министры вазифаларын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин “Почта Банк” ГАҖ идарәсе рәисе Георгий Горшков белән очрашты.
Очрашуда ерак һәм кечкенә торак пунктларда яшәүчеләр өчен банк хезмәте күрсәтүне арттыру мәсьәләләре хакында фикер алыштылар. Бүгенге көндә “Почта Банк” республиканың 43 муниципаль районының 93 торак пунктында тәкъдим ителгән, шул исәптән кечкенә авылларда да. Шулай ук очрашуда уртак проектларны гамәлгә ашыру перспективалары турында сөйләштеләр.
Рөстәм Нигъмәтуллин һәи Георгий Горшков Татарстан Хөкүмәте һәм “Почта Банк” арасында хезмәттәшлекне үстерү буенча “юл картасын” имзаладылар. Документта төп социаль билгеләнештәге проектлар һәм программаларны гамәлгә ашыруда хезмәттәшлекне ныгыту буенча чаралар комплексы каралган.
“Бүген Татарстанда заманча технологияләр кертелә. Хезмәттәшлек турында бу документны имзалау әһәмиятле максатларга ия. Без синергетик союз буласына ышанабыз”, - дип ассызыклады Рөстәм Нигьмәтуллин.
“Безнең өчен җирле хакимият белән тыгыз хезмәттәшлек итү бик мөһим. Бүгенге “юл картасын” имзалау безнең Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән хезмәттәшлекне үстерүдә мөһим адым булып тора, ул узган елда башланган иде”, - дип билгеләде Георгий Горшков.