Рөстәм Миңнеханов һәм Кытай химия компаниясе башлыгы минераль ашламалар өлкәсендә хезмәттәшлек турында фикер алыштылар

21.11.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Sichuan Golden Elephant Sincerity Chemical (SGESC) Кытай химия компаниясе делегациясе белән очрашты.   

SGESC компаниясе химик продукция һәм минераль ашламалар җитештерү белән шөгыльләнә. Базарга нитратлы ашламалар, аммиак, аммиак селитрасы, азот кислотасы, водород перекисе, карбамид чыгара. Компания тагын – меламин җитештерү буенча бөтендөнья лидеры.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан Кытай провинцияләре белән актив хезмәттәшлек итә, шул исәптән, SGESC компаниясенә нигез салынган Сычуань провинциясе белән дә. Берничә Кытай компаниясе белән уртак икътисадый проектлар гамәлгә ашырыла, шул исәптән – «Haier» (көнкүреш техникасы), «Weichai Power» (двигательләр җитештерү), «Huawei» (мәгълүмат-коммуникация технологияләре) компанияләре белән.

Татарстан Республикасы Президенты билгеләп үткәнчә, нефть химиясе  комплексы республика сәнәгатенең нигез секторы булып тора. Бигрәк тә газ-химия тармагы үсешенә игътибар бирелә. Бүген Татарстанда «Аммоний» җитештерү комплексы эшли, аның составына аммиак селитрасы, аммиак, карбамид һәм метанол җитештерү дә керә.

Яклар шулай ук минераль ашламалар өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерү турында, аерым алганда, уртак проектларны гамәлгә ашыру перспективалары турында сөйләштеләр. 

Очрашу азагында Sichuan Golden Elephant Sincerity Chemical Директорлар советы рәисе Лэй Линь әфәнде Рөстәм Миңнехановны Кытайның химик продукция җитештерү буенча иң эре үзәге Мэйшань шәһәренә килергә чакырды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.