Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Милли тикшеренү университетының “Югары икътисад мәктәбе” ректоры Ярослав Кузьминов белән очрашты.
Бүген ЮИМ ректоры Стратегия-2030 мәсьәләләрен гамәлгә ашыру мәсьәләләренә багышланган стратегик сессиядә катнаша, анда Татарстанның социаль-икътисадый үсеше планының башкарылуы турында сөйләшергә планлаштыралар.
Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. Анда ТР Премьер-министры вазифаларын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин, ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, ТР Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфигыйн һәм башка рәсми затлар катнашты.