Татарстан Президенты Стратегия-2030ны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча стратегик сессиядә катнашты

21.11.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2030 елга кадәр Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү стратегиясен гамәлгә ашыруның барышы һәм аңа кертелүче үзгәрешләр хакындагы стратегик сессиядә катнашты.

Сессия Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында видеоконференцэлемтә режимында барлык муниципалитетлар белән барды. Аның эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре ктанашты. «Югары икътисад мәктәбе» ФТУ ректоры Ярослав Кузьминов һәм «Леонтьев үзәге» халыкара социаль-икътисадый тикшеренүләр үзәге» КАБО генераль директорының фәнни эшләр буенча урынбасары Борис Жихаревич экспертлар булдылар.

Төп нотык белән Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин чыгыш ясады. Ул искәрткәнчә, 2030 елга  республика алдында җыелма төбәк продукты күләмен 5 трлн. сумга кадәр арттыру бурычы куела. Бәяләүләр нигезендә 2018 елда ҖТП 2 трлн. 253 млрд. сум тәшкил итәчәк.  

Икътисадый үсешнең төп драйверлары – нефть-газ комплексы, ул республика икътисадының өчтән берен диярлек формалаштыра, аннары машина төзелеше, аның күләме сәнәгать структурасында – 23%та артык, энергетика, бизнес өчен алга киткән инфраструктура һәм авыл хуҗалыгы. 

Рөстәм Нигъмәтуллин билгеләп үткәнчә, Стратегияне эшләгәндә һәм аңа өстәмәләр крткәндә республика кешеләренең фикере мөмкин кадәр исәпкә алынды. Халыктан 3,5 меңнән артык инициатив тәкъдим керде.

Стратегия-2030 нигезендә – республика халкының тормыш сыйфаты. 2015-2018 елларда республикада 965 сәламәтлек саклау объектына капремонт ясалган, төзелгән, медицина җайланмалары белән тәэмин ителгән. 567 универсаль спорт мәйданчыгы, 27 чаңгы базасы, 11 спорт зал, 13 бассейн, ябык бассейны булган 4 физкультура-савыктыру комплексы, 2 боз сарае төзелгән. 46 балаларны савыктыру лагере ремонтланган һәм 15е төзелгән.  

Стратегиягә тагын 3 яшькә кадәрге балаларны мәктәпкәчә учреждениеләрдә урыннар белән тулаем тәэмин итү турында өстәмә кертелә. 

2017 елдан поликлиникаларны модернизацияләү буенча ике еллык программа гамәлгә ашырыла башлады. Бүгенгә 116 объектта эшләр тәмамланган.

Стратегиянең тагын бер өстенлеге – кеше капиталын үстерү өчен уңайлы киңлекләр булдыру. 2015 елдан бирле 9 млн. кв. м. торак тапшырылган, шул исәптән социаль ипотека буенча – 1,5 млн. кв. метрдан артык (26,5 мең гаилә). Җәмәгать киңлекләрен үстерү программасы буенча 315 парк, яр буйлары, җәяүлеләр урамнары, скверлар һәм мәйданчыклар төзекләндерелгән. 

900 км юллар төзәтелгән, 158 торак пункт тоташтырылган, аларда 22,5 мең кеше яши.   

«Алабуга» һәм «Иннополис» махсус икътисадый зоналары интенсив үстерелә. 

Сессия азагында Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Стратегия документына үзгәрешләр керткәндә киләчәктә дә татарстанлылар фикерен исәпкә алырга кирәк. Авыл җирлекләрендә халык җыеннарын уздырганда  гражданнарның төп тәкъдимнәрен теркәп барырга һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәтенә, Татарстан Республикасы Дәүләт Советына һәм  Татарстан Республикасы Президентына карау өчен кертергә кирәк.   


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.