Рөстәм Миңнеханов һәм Андрей Артизов Татарстан Дәүләт архивының яңа бинасын карадылар

21.11.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм  Федераль архив агентлыгы җитәкчесе Андрей Артизов республиканың Архив хезмәтенең 100 еллыгы көнендә Татарстан Дәүләт архивының яңа бинасын карадылар.

Бина буйлап йөргәндә Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова хәбәр иткәнчә, бинада 9 метр биеклектәге яңа стеллажлар куелган, барысы 9 мең 316 киштә, аларга 500 меңнән артык саклау берәмлеге урнаштырырга мөмкин.  

Моннан тыш, беренче мәртәбә саклагычта аз-азлап су сиптерү  системасы эшли.

Саклагычта шулай ук кондиционирлау һәм һаваны  вентиляцияләү системасы да урнаштырылган. Монда һәрвакыт Цельсий буенча 17-19 градус, 50% дымлылык автомат режимда булачак.  

Бүгенгә республика архивларында 25 мең 929 фонд бар, аларда 7,4 млн берәмлек саклана. Татарстан Архив фонды – зурлыгы буенча Россиядә дүртенче. Фонд составында 1709-2012 еллардагы 4,1 млн. берәмлек саклана. Аеруча кыйммәтлеләре арасында 65,5 меңнән артык саклау берәмлеге. Уникальләрдән 18 документ, шулар арасында – рус патшалары грамоталары, Габдулла Тукай фотографиясе һәм аның «Ике кояш» шигыренең кулъязмасы, Муса Җәлил һәм Евгений Боратынский хатлары, 1937 елгы ТАССР Конституциясе.


ТР Президенты Матбугат хезмәте. "Татар-Информ" МА материаллары кулланылды.