Рөстәм Миңнеханов: Архивлар – теләсә кайсы илнең стратегик ресурсы

21.11.2018

Архивлар – теләсә кайсы илнең стратегик ресурсы ул. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ленин ис. МККда республика архив хезмәтенә 100 ел тулуга багышланган бәйрәм концертында әйтте. Чарада Федераль архив агентлыгы җитәкчесе Андрей Артизов та катнашты. 

Тантана башланыр алдыннан мәртәбәле кунаклар Татарстан Республикасы архив хезмәтенә 100 ел тулуга багышланган күргәзмәне карап чыктылар. Анда республикада архив хезмәтенең тарихын чагылдыручы фотографияләр һәм документлар куелган иде.

«Вакытлар бәйләнешен торгызып һәм халкыбыз мирасын саклап, архивчылар бик мөһим эш башкаралар», – диде Рөстәм Миңнеханов чыгышында.

Ул билгеләп үткәнчә, республикада архив тармагына зур игътибар бирелә. Өченче ел рәттән «2016 – 2020 елларга Татарстан Республикасында архив эшен үстерү» дәүләт программасы гамәлгә ашырыла. Архив саклагычлары бүлмәләрен ремонтлау эше алып барыла, архив бүлекләренең матди-техник базасы ныгытыла. Бу тармакта мәгълүматлаштыру өлкәсендә дә казанышлар бар.

«Шуны истә тотарга кирәк архивлар – күмәк хәтер институты ул. Теләсә кайсы халык аларны, ягъни үткәнен югалтып, киләчәгендә дә күп нәрсәләрне җуя. Ышанам, Татарстан архивчылары киләчәктә дә үз миссияләрен лаеклы үтәрләр һәм документлардагы мирасыбызны тиешенчә сакларлар. Сезнең тырыш хезмәтегез иң ихлас ихтирамга лаек», - дип белдерде ТР Президенты.

Азакта ул республика конкурсларында җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды. «Иң яхшы коммерциячел булмаган архив оешмасы» конкурсында беренче урынны Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы яулады, «Иң яхшы коммерциячел архив оешмасы» конкурсында – «Сетевая компания» АҖ.

“Бүген республика муниципаль архивларының 87 проценты тулысынча төзекләндерелгән һәм заманча стандартларга туры килә. Россиядә бүтән мондый югары күрсәткечләр беркайда юк. Республика җитәкчелегенең архивларга карата мөнәсәбәтен белә торып, тиздән бу сан 100 процент булачагында шигем юк”, - дип белдерде Андрей Артизов.

“Тарих өлкәсендә эшләүчеләр бүген ил архивлары юбилее түгел, ә архив эше белән дәүләт идарәсенең үзәкләштерелгән системасы юбилее билгеләп үтелүен аңлый. Татарстанда архив тарихы Идел буе Болгары, Казан ханлыгы чорларына ук карый. Документлар саклаучы мөстәкыйль структур бүлекчәләр буларак беренче архивлар 18 гасырда барлыкка килгән”, - ди ул.

Росархив башлыгы республиканың архив тармагы актив үсеш алуын әйтте. “Архив фонды – ил архивы фондының аерылгысыз өлеше, тарихи, мәдәни, рухи мирасның кыйммәтле өлеше. Сезнең архив фонды – илдә бай архивларның берсе, документлар күләме буенча Россиядә дүртенче”, - диде ул.

Росархив җитәкчесе соңгы елларда архив тармагы үсешенә 2 млрд сумнан артык акча салынганын әйтте.  

«Рөстәм Миңнехановка һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәтенә тармакка карата даими игътибарлары һәм республиканың милли байлыгын саклауга керткән өчен рәхмәтемне җиткерәсем килә», – диде ул, чыгышын йомгаклап.


"Татар-информ" МА.