Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кырымга эш сәфәре барышында Россия Федерациясе Дәүләт Советы президиумының киңәйтелгән утырышында катнашты.
Утырыш Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин рәислегендә узды.
Чара «Мрия» кунакханәсендә РФ Президентының субъектлары башлыклары белән аралашу форматында узды. Төбәкләр башлыклары алдында торган һәм 2024 елга кадәр чорга илкүләм максатлар һәм стратегик бурычлар турында Россия Федерациясе Президенты Указында билгеләнгән бурычлар каралды.
Бу юлы утырышта катнашучылар беренче мәртәбә темаларның аерым блоклары белән түгәрәк өстәлләр янында җыелдылар. Татарстан Республикасы Президенты «Демография һәм сәламәтлек саклау», «Фән», «Мәгариф» өстәмә төркеменә керде. Аның белән бергә түгәрәк өстәлдә РФ вице-премьеры Татьяна Голикова, РФ Президенты ярдәмчесе Андрей Фурсенко, Камчатка крае, Иваново, Новгород, Томск өлкәләре губернаторлары, Санкт-Петербург губернаторы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы, шулай ук Югары икътисадый мәктәбе ректоры һәм Алмазов ис. Илкүләм медицина тикшерү үзәге җитәкчесе дә катнашты.