Алексей Песошинга Казан вертолет заводында Ми-38Т вертолетының беренче очышын күрсәттеләр

23.11.2018

Бүген Казан вертолет заводында алдан сынау программасы кысаларында РФ Оборона министрлыгы заказы буенча эшләнгән  Ми-38Т вертолетының беренче очышы узды. Бу очышны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, “Россия вертолетлары” холдингы генераль директоры Андрей Богинский һәм “Казан вертолет заводы” ГАҖ  идарәче директоры Юрий Пустовгаров күзәтте.

“Россия вертолетлары” холдингы генераль директоры хәбәр иткәнчә, бүгенге көнгә Россия Оборона министрлыгы белән ике Ми-38Т машинасына контракт төзелгән.

Бу машина Казан вертолет заводы үсешенең яңа этабын символлаштыра, дип өстәде Юрий Пустовгаров. “Бу иң тиз оча торган серияле вертолет. Монда авариягә чыдам ягулык системасы куелган. Бүгенге көндә бу вертолетны төрлечә куллануның минимум 10 варианты бар”, - диде ул.

Ми-38Т югары дәрәҗәдә автоматлаштырылган. Мондый типтагы машиналарны эшләп чыгару 2019 елда башланачак.

Шулай ук бүген “Ансат” вертолетының сувенир ачкычын заказчы - Дәүләт транспорт лизинг компаниясенә тапшыру тантанасы узды. Дәүләт транспорт лизинг компаниясе үз чиратында “Россия вертолетлар системасы” компаниясенә ачкыч тапшырды, алар лизинг килешүе буенча медицина модуле белән 12 җиңел күпмаксатлы “Ансат” вертолетын алачак.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Булат Низамиев.