Рөстәм Миңнеханов "Мәскәү – Татарстан күпере" IV Мәскәү яшьләр форумында катнаша

24.11.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Мәскәүдә эш сәфәрендә. Визитының төп максаты - "Мәскәү – Татарстан күпере" IV Мәскәү яшьләр форумында катнашу.

“Мәскәү-Татарстан күпере” форумы дүртенче ел студентларны, аспирантларны, шулай ук Мәскәүдә күптән түгел генә хезмәт юлларын башлаган яшьләрне җыя. Чыгышлары белән Татарстаннан булган спикерлар һөнәр сайлауда, уңашларга ирешүдә киңәшләрен җиткерәләр, сорауларга җавап бирәләр. 

Быел ТР Президенты белән бергә спикерлар арасында ТР вице-спикеры - Татарстанның РФндәге тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, Россия атказанган тренеры, Мәскәү шәһәре думасы Ренат Лайшев, атаклы кондитерлык остасы Ренат Азгамов, Россия халык артисты Сергей Шәкүров, Россия Герое Владимир Алимов, Россия космонавты Сергей Рыжиков һәм башкалар бар. 

Чараны Татарстан Республикасының Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге һәм ТР Вәкиллеге каршындагы Яшьләр советы оештыра.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.