Казан Кремлендә Әстерхан өлкәсе белән Татарстан Республикасы арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды

29.11.2018

Бүген Казан Кремлендә Әстерхан өлкәсе белән Татарстан Республикасы арасында Сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль-мәдәни өлкәләрдә хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. 

Документка имзаларын Әстерхан өлкәсе губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы Сергей Морозов һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов куйдылар. 

Килешү Әстерхан өлкәсе губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы Сергей Морозов җитәкчелегендәге өлкә делегациясенең эш визиты кысаларында имзаланды. 

Якын арада хезмттәшлек турында килешүне гамәлгә ашыру Планы әзерләнәчәк. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.