Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.
СПБЭК («Санкт-Петербургская электротехническая компания» НПО) инжиниринг компаниясе Татарстан нефть-газ һәм энергетика компанияләренә үзенең яңа эшләнмәләрен тәкъдим итте. Компания директоры Александр Народицкий «Славянка» тибындагы уртак чолгаулары булган асинхрон двигательләр, махсус техника өчен даими магнитларда вентиль двигательләр, реактив куәтле компенсация җайланмалары һәм башкалар тәкъдим итте.
Рөстәм Миңнеханов республиканың ТЭК предприятиеләрендә бу тәкъдимнәрне сынап карарга һәм бу мәсьәләне янәдән карауга әйләнеп кайтырга тәкъдим итте.
«Плазма» ФТҮ Татарстанда нефть-газ эшкәртү өчен плазма-химик үзәк төзергә һәм табигый һәм иярчен газдан салкын плазма ярдәмендә синтетик ягулык җитештерүне эшләтеп җибәрергә тәкъдим итте.
«Татнефтехиминвест-холдинг» генераль директоры Рафинат Яруллин Татарстанда сынау җайланмасын урнаштырырга тәкъдим итте. Рөстәм Миңнеханов бу тәкъдим белән килеште.
«ТИМ ФОРС» (ТЕАМ Force) ҖЧҖ директоры Руслан Гайнанов Татарстанның нефть-газ химиясе комплексы предприятиеләрен бердәм цифрлы сервис платформада берләштерү өлешендә мөмкинлекләр тәкъдим итте.
ТЕАМ Force шулай ук корпоратив программа тәэмин итүен, мәгълүмат системаларын һәм IT-платформаларны эшләү һәм хезмәт күрсәтү белән шөгыльләнә.
«Иннополис» университетында геомеханик модельләштерү бурычларын 3D хәл итү нигезе салынган. Бу мәсьәлә буенча университет проректоры Искәндәр Бариев һәм «Газпром» ГАҖның газ, газ конденсаты, нефть чыгару департаменты башлыгы урынбасары Сергей Әхмәдсафин чыгыш ясадылар.
Сүз "Аэронет" илкүләм технологик инициативаның юл картасы кысаларында Татарстанның цифрлы моделен булдыру турында бара. Татарстан Республикасы территориясе 67 мең кв. км мәйданда төгәллеге югары булган 3D карталар белән томаланачак.
Рөстәм Миңнеханов бу юнәлештә эшне, шул исәптән «Татнефть» ГАҖ белән дә, дәвам итәргә тәкъдим итте.