Рөстәм Миңнеханов Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Виталий Мутко белән очрашты

28.11.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә эш сәфәрендә.

Эш сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Виталий Мутко белән очрашты. Яклар төбәкне социаль-икътисадый үстерү, 2018 елда төзелеш тармагы эшенең алдан ясалган йомгаклары һәм киләсе елга планнары турында фикер алыштылар. Шул исәптән төзелеш өлкәсендәге берничә проектны гамәлгә ашыру, өлеш кертеп төзелеш алып бару турында да сөйләштеләр.    

Очрашуда Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин да катнашты.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина. "ТНВ" Мәскәү филиалы материаллары файдаланылды.