Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин ТР Инвестицион совет һәм “Чаллы”, “Чистай” өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясендә эшчәнлек алып баруга гаризалар карау буенча комиссиянең чираттагы утырышын уздырды.
Утырыш ТР Хөкүмәте йортында узды. Анда видеоконференцэлемтә режимында “Чаллы”, “Чистай” өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясе комиссиясе әгъзалары катнашты.
Утырышта карау өчен “Чаллы”, “Чистай” өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясендә эшчәнлек алып бару турында килешү төзүгә түбәндәге гаризалар тәкъдим ителде: “Чаллы шәһәрендә Haier көнкүреш техникасын җитештерүне оештыру”, “БАРС 100 скважиналарын ремонтлау өчен бораулау агрегатларын җитештерүне оештыру”, “Автомат линиядә “Чоко Рай” кондитер эшләнмәләрен җитештерү” проектлары.
“Чаллы шәһәрендә Haier көнкүреш техникасын җитештерүне оештыру” һәм “БАРС 100 скважиналарын ремонтлау өчен бораулау агрегатларын җитештерүне оештыру” проектлары комиссия әгъзалары тарафыннан хупланды.
“Автомат линиядә “Чоко Рай” кондитер эшләнмәләрен җитештерү” проекты Чаллы икътисадын диверсификацияләүгә юнәлтелде.
Моннан тыш, комиссия әгъзалары “Чистай” өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясендә эшчәнлек алып бару турында килешү төзүгә гаризаларны карадылар. Аерым алганда, “, “Чистай” өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясендә батырма энергия саклаучы җайланмалар өчен комплектлаучы частьләр җитештерүче завод төзү”, “Кошчылыкның бик агулы калдыкларын ел дәвамында әзер минераль гануллы ашламага агымлы сәнәгый эшкәртүче инновацион югары табышлы җитештерүне оештыру” (Әлмәт районы), “Кыргый ферма” эко-туристлык паркын булдыру” (Балык Бистәсе районы) проектлары тәкъдим ителде. Барлык өч проект та комиссия әгъзалары тарафыннан хупланды.