Минтимер Шәймиев Сергей Степашин белән очрашты

27.11.2018

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Дәүләт корпорациясе күзәтчелек советы – Торак- коммуналь хуҗалыгын реформалаштыруга ярдәм фонды рәисе Сергей Степашин белән очрашты. Сергей Степашинны Торак- коммуналь хуҗалыгын реформалаштыруга ярдәм фонды генераль директоры Константин Цицин, юридик фәннәр докторы, профессор, отставкадагы Россия Югары Арбитраж суды рәисе урынбасары Василий Витрянский озата йөрде.  

Очрашу алдыннан Минтимер Шәймиев кунакларга “Яңарыш” республика фонды эшчәнлегенә багышланган экспозицияне тәкъдим итте.

Минтимер Шәймиев билгеләгәнчә, Сергей Степашинның һәм Торак- коммуналь хуҗалыгын реформалаштыруга ярдәм фондының Борынгы Болгар һәм Зөя утрау-шәһәрлеген торгызу проектларын беренчеләрдән булып хуплыйлар.

Сергей Степашин “Зөя утрау-шәһәрлеге” музеена XVI гасырда Иван Грозный указы буенча төзелгән “Русский лицевой летописный свод” исемле күп томлы басманы бүләк итте, анда Зөя турында кыйммәтле тарихи мәгълүматлар бар.

Минтимер Шәймиев  шулай ук Болгар һәм Зөя утрау-шәһәрлегендә, Мәрьям Ана Казан иконасы чиркәве һәм Болгар ислам академиясендә төгәлләнгән эшләр турында сөйләде.

Очрашуда Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин катнашты.
 


ТР Президенты матбугат хезмәте