Яңалыклар

15.04.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлки районында язгы кыр эшләре барышы белән танышты.  

Очрашу районның аграр комплексы активы белән Иске Хурада авылы басуында узды

15.04.2020

Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясе белән авыручылар санының артуы 15,2% тәшкил итә. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков хәбәр итте.

Брифинг Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш чараларына багышланган иде.

Брифинг дистанцион рәвештә, видеоконференцэлемтә режимында узды, шулай ук интернет челтәрендә трансляцияләнде.

15.04.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлки муниципаль районына эш сәфәре кысаларында Түбән Әлки авылында хосусый сәнәгать мәйданчыгында булды.  Татарстан Республикасы Президентын эш сәфәрендә Әлки муниципаль районы башлыгы Александр Никошин озата йөрде. 

15.04.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлки районында эш сәфәрендә. ТР Президенты монда Түбән Әлки авылына барды, Ата елгасы аша яңа күперне карады.

14.04.2020

Иртәгә, 15 апрельдә, сәгать 11дә ТР Хөкүмәте йортында “Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш чаралары турында” темасына багышланган брифинг узачак.

14.04.2020

ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта урманнарда янгынга каршы чаралар көчәйтелүе турында Татарстан урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров сөйләде.

Коронавирус таралуны кисәтү максатында киңәшмә дистанцион рәвештә, видеоконференцэлемтә режимында узды.

14.04.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың эшкуарлык бергәлеге белән чираттагы онлайн-очрашу уздырды. Видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Борис Титов та кушылды.

12.04.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан шәһәре Мәскәү районының Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә булды. 

Татарстан Президенты эшсезләрне теркәү, яңа эш эзләү һәм һәм бу категория гражданнарга пособиеләр билгеләү эшен оештыру белән танышты.

12.04.2020

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы.

11.04.2020

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров республикада язгы чәчү эшләре барышы турында хәбәр итте. 

Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты. 

«Агымдагы атнада кыр эшләре һава торышына карап алып барылды, - диде Җәббаров. - Районнарда эшләрнең интенсивлыгы узган локаль явым-төшемнәр аркасында төрлечә булды. Гомумән алганда, уҗымнарга зарар килмәде».

Уҗымнарга вакытында ашламалар кертелде, аерым гектарларда гына эш дәвам ителә. 

 

Битләр: << 731 732 733 734 735 736 737 738 739 ( 740 ) >>