Яңалыклар

29.04.2020

Тукай муниципаль районындагы 500 башка исәпләнгән "Гигант" ҖЧҖ терлекчелек комплексында бүген Татарстан Республикасы Президенты булды. 

Искәртик, Рөстәм Миңнеханов бүген Тукай муниципаль районында эш сәфәрендә булды. Ул язгы кыр эшләре барышы белән танышты, механизаторлар һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре белән аралашты. 

29.04.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Чаллыда "Мастер" Кама индустриаль паркында булды.

Искәртик, Рөстәм Миңнеханов Чаллыда эш сәфәрендә иде. 

Үсешенең алтыннчы чиратында "Мастер" КИПда «КЁНИГ МОДУЛО РУ ЧЕЛНЫ» ҖЧҖ (автокомпонентлар җитетерү), «ДЖЕМСТАР» ҖЧҖ (чүкеп ясау, прессалау, штамповкалау, Хайерны тәэмин итүчеләр), «Промышленная безопасность» ҖЧҖ (күтәрү-транспорт машиналарын җитештерү һәм җиһазлар) компанияләре бар. 

29.04.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыда эш сәфәрендә. 

Чаллыга килүгә үк Рөстәм Миңнеханов эпидемиягә каршы махсус костюмнар җитештерү белән танышты (җитештерү «КАМАЗ» ГАҖ цехларының берсендә оештырылган).

 

28.04.2020

Бүген Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Россия субъектлары җитәкчеләре белән Covid-19 таралуга каршы торы мәсьәләсенә багылнанган киңәшмә уздырды. Киңәшмә эшендә видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. 

28.04.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катлаулы эпидемиологик вәзгыять чорында республика кешеләренә ярдәм итүче гражданнар белән очрашты. Күп активистлар очрашуда онлайн режимда катнаштылар.

28.04.2020

Быел Татарстанда 50 км дан артык төбәк юлларын, җиде күпер, өч юлүткәргеч төзү планлаштырыла, шулай ук 238 км төбәк юлларын һәм дүрт күперне капиталь ремонтлау планлаштырыла. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин хәбәр итте.

28.04.2020

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов математика буенча кызлар өчен Европа олимпиадасында җиңү яулаган Казанның 131 нче лицее укучы кызлары һәм укытучылары, ата-аналары белән онлайн-очрашу уздырды.

28.04.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан шәһәренең ашыгыч медицина ярдәме станциясендә (АМЯС) булды һәм медицина хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Бүген Россия Ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләре көне.

27.04.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов продуктларга һәм даруларга бәяләрне мониторинглау мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды.

Санитар-эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә киңәшмә видеоконференция режимында барлык муниципаль районнар белән узды.

27.04.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты, Россия Инновацион төбәкләре ассоциациясе (РИТА) рәисе Рөстәм Миңнеханов видеоконференция режимында Россия Федерациясе җитәкчеләре – Россия Инновацион төбәкләре ассоциациясе әгъзалары белән киңәшмә уздырды.

Киңәшәмдә катнашучылар санитар-эпидемиологик һәм икътисадый вәзгыятькә бәйле рәвештә Ассоциация тарафыннан төбәкләрдә башкарылган эш һәм шул җәһәттән уздырылучы чаралар турында тәкъдимнәр җыю һәм анализлау буенча мәгълүматны тыңладылар. 

Модераторы – РИТА директоры Иван Федотов.

Битләр: << 731 732 733 734 ( 735 ) 736 737 738 739 740 >>