Бүген Татарстанның төзелеш мәйданнарында Бөтендөнья хезмәтне саклау көне һәм санитар-экологик ике айлык уңаеннан «Чиста төзелеш» чарасы уздырыла.
Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Фәрит Хәнифов хәбәр итте.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан оптика-механика заводында булды.
Хәзерге санитар-эпидемиологик вәзгыятьтә «КОМЗ» АҖ, барлык санитар таләпләрне үтәп, чикләүләр режимында эшли.
Бүген Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин икътисад һәм социаль өлкәгә ярдәм чаралары мәсьәләсенә багышланган киңәшмә уздырды. Видеоконференцэлемтә режимында әлеге киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Киңәшмәдә шулай ук яңа коронавирус инфекциясе таралуга бәйле эпидемиягә каршы чикләүләр режимыннан этаплап чыгу турында тәкъдимнәр каралды.
Саба муниципаль районына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Туктар авылында яңа роботлаштырылган сөт комплексы эшчәнлеге белән танышты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Саба муниципаль районына эш сәфәренә барды. Анда вакытта ул Корсабаш авылындагы социаль-мәдәни объектларны карап чыкты һәм Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны искә алды.
Бүген иртән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Арча муниципаль районында эш сәфәрендә булды.
Килүгә үк Рөстәм Миңнеханов районның аграр комплексы активы вәкилләре белән очрашты.
Коронавирус пандемиясе чорында Татарстанда дача участоклары милекчеләре җыелышларын уздырмый торырга кирәк. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында онлайн брифингта Роспотребнадзор хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина хәбәр итте.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казандагы төзелүче һәм үзгәртеп корылучы объектларны карады.
Беренче объект Яшьләр үзәгенең «Урам» экстрим-паркы төзелеше булды.
Татарстанда чикләү чараларын акрынлап бетерү буенча план проекты әзер. Бу хакта онлайн брифингта Роспотребнадзор хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина хәбәр итте.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның профессор А.Ф. Агафонов ис. йогышлы авырулар сырхауханәсенең икенче чиратын төзүне тикшерде.
Рөстәм Миңнехановка хәбәр ителгәнчә, объектта хәзер 180ләп кеше эшли, эш ике сменада бара. Киләсе атнадан эш тәүлек әйләнәсендә башкарылачак.