Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышында "2019/2020 еллар җылылык бирү чорында Татарстан Республикасы ягулык-энергетика һәм торак-коммуналь комплекслары оешмаларының эшен оештыруга йомгак ясалды.
Утырышны видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Бүген Татартан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Идел буе Федераль округы төбәкләрендә илкүләм иминлек мәсьәләлренә багышланган киңәшмәдә катнашты.
Киңәшмәне видеоконференция режимында Россия Федерациясе Иминлек Советы Секретаре Николай Патрушев үткәрде. Илкүләм проектларны гамәлгә ашырганда хокук бозуларга каршы тору мәсьәләләре каралды.
Чарада Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, ИФО төбәкләре башлыклары, федераль министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, Генераль прокуратура, Россия Хисап палатасы вәкилләре катнашты.
Бүген Россия Президенты Владимир Путин субъектлар җитәкчеләре белән икътисадка һәм социаль өлкәгә ярдәм чараларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды. Видеоконференция режимында киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
Бүген, Татарстан Республикасы Матбугат көнендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татарстан-24» һәм «Эфир» телекомпанияләрендә булды. Татарстан Республикасы Президенты журналистларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады һәм телестудияләрне җиһазландыру белән танышты.
Бүген Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры Александр Шадриков ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта чүп яндыру заводы проекты буенча халыкара экспертлар белән эшләү турында сөйләде.
Бизнесының зурлыгына карамастан, безгә һәр эшкуар кирәк. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Эшкуарлар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы вәкаләтле вәкилнең република һәм районнардагы иҗтимагый вәкилләре белән онлайн-очрашуда белдерде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Реставрационный центр - архитектура, производство, обучение» ҖЧҖ җитәкчесе Александр Попов белән онлайн-очрашу уздырды.
Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның төп бинасын бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов карады. Музей берничә ел реставрацияләнде.
Төзекләндерү-реставрацияләү кысаларында ТР Дәүләт сынлы сәнгать музееның төп биналары ныгытылды, түбәсе төзекләндерелде, 16 керамик мич һәм баскычлар реставрацияләнде, инженер-техник тәэмин итү челтәре ремонтланды һәм башкалар.
Моннан тыш, музей күргәзмәләр өчен җиһазлар белән тәэмин ителде, территориясе, "Сандецкий йорты" паркы төзекләндерелде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов икътисадка ярдәмнең кризиска каршы чаралары турында Татарстан Республикасы кредит оешмалары вәкилләре белән киңәшмә уздырды.
Киңәшмә видеоконференция режимында узды. Анда читтән торып РФ Үзәк банкының кулланучылар хокукларын яклау һәм финанс хезмәт күрсәтүләренең мөмкинлеген тәэмин итү хезмәте җитәкчесе Михаил Мамута да катнашты.
Бүген Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясе беренче мәртәбә ачыклануына ике ай. Бу хакта бүген ТР буенча Роспотребнадзор Идарәсе башлыгы Марина Патяшина ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Марина Патяшина билгеләгәнчә, беренче айда 128 инфекцияне йоктыру очрагы булса, 2020 елның 15 маена 16 кат артыграк очрак була. Республикада бүгенге көнгә вирусны йоктырчылар саны 2148.