Яңалыклар

04.11.2024

Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгате. 

03.11.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бәхрәйн Әмире Галиҗәнап Хәмәд бин Иса Әл Хәлифә белән очрашты. Очрашу Татарстан Рәисенең Манамага эш сәфәре кысаларында узды.

03.11.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ислам финанс институтлары өчен бухгалтерлык хисабы һәм аудит оешмасы (AAOIFI) Попечительләр советы рәисе Шәех Ибраһим бин Хәлифә Әл Хәлифә белән очрашу уздырды.

03.11.2024

Манамага (Бәхрәйн) эш сәфәре кысаларында Ислам банкингы һәм финанслары буенча 19 нчы еллык конференция кырларында Татарстан Рәисе хезмәттәшлек турында берничә документка кул кую тантанасында катнашты.

03.11.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Манамада (Бәхрәйн) ислам банкингы һәм финанслары буенча 19 нчы еллык конференцияне ачу тантанасында чыгыш ясады. Быелның төп темасы - "Мөселман икътисадлары өчен тотрыклы, нәтиҗәле һәм сыгылмалы хәләл экосистема булдыру өчен ислам финанславын куллану".

02.11.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бәхрәйн Мәмләкәтенә эш сәфәренә килде.

02.11.2024

Республикада урып-җыю эшләренең барышы һәм орлыкчылыкны үстерү турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер – министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде.

Киңәшмәне барлык муниципаль оешмалар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм республика Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

02.11.2024

Республикада 12 муниципаль берәмлектә 67 күп фатирлы йортка капиталь ремонт ясау дәвам итә. Төзелеш-монтаж һәм сезонлы эшләр 99%ка үтәлгән. Подряд оешмалары тарафыннан 682 йорт төзелеп беткән, шул исәптән 10 муниципалитетта соңгы ярты айда файдалануга 63 объект тапшырылган. Бу хакта ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль оешмалар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм республика Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

02.11.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов эксплуатацияләүче оешмаларның юлларны көзге-кышкы карап тоту режимына оператив күчүен тәэмин итәргә кушты.

02.11.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов алда торган бәйрәмнәр вакытында халыкның иминлеген тәэмин итәргә кушты.

Битләр: 1 2 3 4 5 6 ( 7 ) 8 9 10 >>