Яңалыклар

01.11.2025

Социаль-мәдәни өлкә объектларын төзү, шулай ук торак төзелеше, гражданнарның аерым категорияләрен торак белән тәэмин итү һәм инженерлык инфраструктурасын модернизацияләү программаларын гамәлгә ашыру турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

31.10.2025

Бүген Астанада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Казахстан Республикасы Президенты Касым-Жомарт Токаев очрашты. Республика Рәисе Казахстанда эш сәфәрендә.

31.10.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казахстанга эш сәфәре кысаларында Астанага килде. Н. Назарбаев исемендәге халыкара аэропортта аны Казахстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Роман Скляр каршы алды. 

31.10.2025

Казахстанга эш сәфәре кысаларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казахстанда Костанай өлкәсе Хакиме Кумар Аксакалов белән очрашты.

30.10.2025

Бүген кич Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казахстан Республикасына эш сәфәренә килде.

Казахстанга эш сәфәре барышында Рөстәм Миңнеханов берничә шәһәрдә булачак, шулай ук эшлекле очрашулар һәм сөйләшүләр уздырачак.

30.10.2025

Бүген Казанда Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Казахстан Республикасының Төньяк Казахстан өлкәсе хакимияте арасында үзара аңлашу турындагы меморандум имзаланды.

Документка Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Төньяк Казахстан өлкәсе Хакиме Нурмөхәмбәтов имза салды. Имзалау тантанасы Казан Кремлендә узды.

Искәртәбез, Төньяк Казахстан өлкәсе Хакиме Гауез Нурмөхәмбәтов вәкиллекле делегация белән Татарстанга эш визиты белән килде.

30.10.2025

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы кече нефть компанияләренең 2025 елның 9 аенда эшчәнлек нәтиҗәләре һәм 2025 ел ахырына кадәрге бурычлар турында фикер алыштылар. Киңәшмә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узды.

Рөстәм Миңнеханов, киңәшмәне ачып, 16 октябрьдә Россия энергетика атнасында Россия Президенты Владимир Владимирович Путинның илнең нефть секторы эшен югары бәяләвен искәртте.

30.10.2025

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Утырышны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. 

Утырышта ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

30.10.2025

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларга сәяси репрессияләр корбаннарын искә алу көне уңаеннан мөрәҗәгать итте.

"30 октябрь - Сәяси репрессияләр корбаннарын искә алу көне. Бу - бернинди гаебе булмаган килеш, язмышлары чор рәхимсезлеге белән сындырылган кешеләрне искә алу көне. Алар гаделсез гаепләүләр, әхлакый газаплар, ачлык һәм лагерьлар салкыннары аша үттеләр." - диелә мөрәҗәгать текстында.

 

29.10.2025

Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров Казанда Кырымның дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары җитәкчеләре белән очрашты. Татарстан башкаласында алар дәүләт идарәсенең төп өлкәләрендә республика тәҗрибәсен өйрәнүгә һәм алга таба төбәкара хезмәттәшлекне ныгытуга юнәлдерелгән махсус белем бирү программасында катнаштылар.

Битләр: 1 2 3 4 5 6 7 8 9 ( 10 ) >>