Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының йомгаклау коллегиясенең киңәйтелгән утырышында катнашты. Чара «Казан Экспо»да узды. Эштә шулай ук Бурятия Республикасы Башлыгы, Бурятия Дәүләт Советының «Нәтиҗәле транспорт системасы» юнәлеше буенча комиссия рәисе Алексей Цыденов катнашты.
Бүген «Казан Экспо»да Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының йомгаклау коллегиясе кысаларында юл-транспорт тармагында хезмәттәшлек итү турындагы берничә документка имза салынды.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Тимер юл һәм автомобиль транспорты белән берлектә елга йөк ташуларын үстерү перспективалары» темасына түгәрәк өстәл эшендә катнашты. Чара «Казан Экспо» да Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының йомгаклау коллегиясе кысаларында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Динамо» физкультура-спорт җәмгыятенең иҗтимагый-дәүләт оешмасына 100 ел тулуга багышланган тантаналы чарада катнашучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте.
Тантана Г.Камал исемендәге яңа театр мәйданчыгында узды. Чара башланыр алдыннан «Динамо» ИДО ФСҖнең танылган спортчылары белән уртак фотога төшү булды. Холлда шулай ук Татарстан Республикасының «Динамо» физкультура-спорт җәмгыятенең 100 еллыгына багышланган күргәзмә дә бар иде.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы коллегиясе утырышында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов региональ хәбәр итү системасының әһәмияте турында сөйләде.
Утырыш мәгълүмат технологияләре тармагының 2025 елдагы эшенә йомгакларга һәм 2026 елга бурычларга багышланган иде.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында катнаша. Утырыш мәгълүмат технологияләре тармагының 2025 елдагы эшенә йомгакларга һәм 2026 елга бурычларга багышланган иде.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Утырышны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Көн тәртибендә нефть, газ, химия тармагының алга таба инновацион үсешенә юнәлдерелгән мәсьәләләр каралды.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Арнест» АҖ президенты Алексей Сагал белән очрашты. Очрашу Рөстәм Миңнехановның ТР Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узды.
Яклар кайбер инвестицион проектлар буенча багланышлар мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Татарстан Рәисе Администрациясе җитәкчесе, ТР «Динамо» Советы рәисе Әсгать Сәфәров спортчыларны, тренерларны һәм ветераннарны Татарстан Республикасының «Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте оешуга 100 ел тулу белән котлады
Татарстанның «Динамо» җәмгыяте үз сафларына 30 меңнән артык гамәлдәге әгъзаны, спортчыларны, тренерларны, иминлек һәм хокук тәртибе органнары хезмәткәрләрен берләштерә.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең һәм Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы коллегиясенең 2025 елда Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү, бетерү һәм гражданнар оборонасы бердәм дәүләт системасының территориаль ярдәмче системасы эшчәнлегенә йомгак ясау һәм 2026 елга бурычлар турындагы киңәйтелгән уртак утырышында катнашты.