Бүген «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә XIV Республика ифтары узды. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм республика Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты. Аларны Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин озата йөрде.
Чара ТР Мөселманнары диния нәзарәте, «Ак Барс Арена» стадионы дирекциясе, «Туган авылым» милли-туризм комплексы һәм «Казан Экспо» ХКҮ көче белән оештырылды.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев ахшам намазында катнаштылар, аннары павильонга үттеләр, анда ифтар узды.
Быел Республика ифтары 8 меңгә якын кешене җыйды. Алар арасында Татарстанның барлык почмакларыннан килгән мөселманнар, МХОдә катнашучылар һәм аларның якыннары, кайбер дәүләтләрнең илчеләре һәм консуллары, төрле иҗтимагый һәм мәдәни оешмалар вәкилләре бар иде. Ифтар үткәрүдә 720 волонтер ярдәм итте.
«Казан Экспо» холлында сәүдә-күргәзмә экспозициясе узды, аның кысаларында күн, текстиль, мех, мамык әйберләр, бизәнү әйберләре һәм башкалар тәкъдим ителде. Шулай ук республика җитештерүчеләреннән хәләл ярминкә оештырылган иде.