Рөстәм Миңнеханов Бәхрәйн Әмире белән телефоннан сөйләште

13.03.2026

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Галиҗәнап Бәһрәйн Әмире Хәмәд Ибн Иса Әл Хәлифә белән телефоннан сөйләште.

«Россия-ислам дөньясы» стратегик караш төркеме рәисе буларак, Рөстәм Миңнеханов Якын Көнчыгыш тирәсендәге вәзгыятькә борчылуын белдерде. Яклар сугыш хәрәкәтләрен туктату һәм сөйләшүләргә кайту кирәклегенә килештеләр.

«Россия Федерациясе эзлекле рәвештә конфликтларны дипломатик җайга салуны яклый һәм кеше корбаннарына һәм инфраструктураны җимерүгә китерә торган теләсә нинди көч куллануны гаепли», - дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов.

Ул ассызыклаганча, Стратегик караш төркеменең төп принциплары цивилизацияләр диалогы булып кала һәм якын арада вәзгыять тотрыкланыр дип ышаныч белдерде.

Бәхрәйн Әмире үз чиратында Рөстәм Миңнехановка игътибары өчен рәхмәт белдерде. "Шалтыратуыгыз, шәхси игътибарыгыз өчен рәхмәт. Сез безнең ил өчен зур дус. Безгә бу ярдәм мөһим", - дип ассызыклады Хәмәд Ибн Иса Әл Хәлифә.

Бәхрәйн Әмире шулай ук билгеләп үткәнчә, вәзгыятьнең хәзерге кискенләшүе бөтен төбәкнең иминлеген куркыныч астына куя.

Рөстәм Миңнеханов конфликтны тыныч юл белән җайга салырга ярдәм итә алырлык теләсә нинди ярдәм күрсәтергә әзер булуын белдерде.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.