Рөстәм Миңнеханов "Бердәм Россия" партиясенең «Нәтиҗә бар!" хисап-программа форумында: Республика һәм тулаем илебез үсешенә юнәлгән үзгәртеп коруларны дәвам итәргә кирәк

16.03.2026

Бүген «Бердәм Россия» партиясе - барлык төбәкләрдә һәм хакимиятнең барлык дәрәҗәләрендә вәкиллекләре булган иң күп санлы сәяси көч. Бу хакта бүген Татарстан Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Югары советы Бюросы әгъзасы Рөстәм Миңнеханов Халык программасын гамәлгә ашыру буенча» Бердәм Россия" партиясенең «Нәтиҗә бар!" төбәк хисап-программа форумында белдерде.

Чара Казанда Милли китапханә мәйданчыгында узды.

«Нәтиҗә бар!" хисап-программа форумында партиянең Татарстан төбәк бүлеге секретаре, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, сенаторлар, депутатлар, партпроектлар координаторлары, активистлар, бизнес, министрлыклар һәм районнар вәкилләре катнашты.

Чарада партия 2021 елда Россия Дәүләт Думасына сайлауларда җиңү яулаган Халык программасын гамәлгә ашыруга нәтиҗә ясадылар һәм яңа программага тәкъдимнәр эшләделәр.

Партиянең Татарстан төбәк бүлеге секретаре, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Россия Герое, генерал-полковник Александр Лапин, партия тарафдарларының төбәк координация советы рәисе, Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Светлана Захарова, «Яшьләр һәм балалар» юнәлеше модераторы, ТР яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров, «Авылны үстерү» юнәлеше модераторы, «Россия авылы» партия проектының Татарстандагы координаторы, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, «Үсеш икътисады» юнәлеше модераторы, РФ Дәүләт Думасының Икътисадый сәясәт комитеты рәисе Максим Топилин чыгышлары яңгырады.

Татарстан Рәисе үзенең чыгышында болай дип белдерде: "Без үзебезгә ышануларын күрәбез, һәм бу, барыннан да элек, безнең гражданнар алдында зур җаваплылыгыбыз турында сөйли. Парламент күпчелеге партиясе буларак, «Бердәм Россия», проблемалардан һәм тәнкыйтьтән качмыйча, илдә барган барлык хәлләр өчен дә, начары һәм яхшысы өчен дә җавап бирә. Форум очраклы гына «Нәтиҗә бар!" дип аталмый. Һәм безгә сөйләр нәрсәләр бар".  

"Без һәрвакыт гражданнарның тормыш сыйфатын яхшырту буенча олы бурычлар куябыз, киләчәктә дә үз-үзеңне тормышка ашыру һәм потенциалны ачу өчен шартлар тудыруны максат итеп куябыз, үсеп килүче буынга, яшьләргә аерым игътибар бирәбез. Туган республикабызны һәм тулаем илебезне үстерүгә юнәлдерелгән үзгәртеп корулар курсын дәвам итү мөһим, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Партия гражданнарның тәкъдимнәре өчен ачык һәм алар нигезендә чын-чынлап халык программасын төзи, анда актуаль бурычларны хәл итүгә юнәлдерелгән чаралар билгеләнә».

«Узган еллар эчендә без күп төрле сынауларга тап булдык, - дип ассызыклады Татарстан Рәисе. - Бу, барыннан да элек, пандемия, махсус хәрби операция, санкцияләр кертүгә бәйле халыкара киеренкелек. Бу шартларда кешеләрнең нәтиҗәле хакимияткә һәм барлыкка килгән мәсьәләләрне хәл итүгә ихтыяҗы артты".

МХО башланганнан бирле партия, хакимият органнары белән берлектә, икътисад һәм бизнесның тотрыклылыгын тәэмин итү, социаль гарантияләрне саклап калу һәм МХОдә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү буенча чаралар күрү инициативасы белән чыкты.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, бүген дә форум башланыр алдыннан безнең сугышчылар өчен гуманитар колонна җибәрелде. "Гуманитар ярдәм формалаштыруда катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерәсем килә, - диде Рөстәм Миңнеханов. Бу инде 36 нчы тапкыр ярдәм җибәрү».

Татарстан Рәисе шулай ук партиянең күп кенә әгъзаларының якташларына ярдәм итү өчен махсус хәрби операция зонасына даими рәвештә баруын искәртте. Муниципаль районнарның берничә башлыгы да бу гуманитар колоннаны озатып барачак. «Бердәм Россия»дән депутатларның бер өлеше турыдан-туры алгы сызыкта хәрби бурыч үти.

«Бүген безнең сугышчылар Ватан һәм аның гражданнары иминлеге өчен батырларча көрәшәләр, күптән көтелгән җиңүне якынайталар, - диде ул. - Без республикада киләчәктә дә Ватанны саклаучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итәчәкбез. Шул ук вакытта инде хәзер үк геройларыбызның кайтуына әзерләнергә кирәк. Бу - барлык дәрәҗәдәге хакимият органнары өчен дә, булачак депутатлар өчен дә, шулай ук партиянең җирле беренчел бүлекләре өчен дә ветераннар белән эшләү буенча җитди бурыч. Бу мәсьәләләр комплекслы хәл итүне таләп итә».

"Хөрмәтле коллегалар! Россия Федерациясе Дәүләт Думасына депутатлар сайлау илнең һәм республиканың алга таба үсешен билгеләячәк мөһим иҗтимагый-сәяси вакыйга булачак. Татарстан парламентта гадәттәгечә зур вәкиллеккә ия, һәм аны саклап калу алга таба да актуаль мәсьәләләр буенча безнең позицияләрне якларга, федераль проектларны һәм максатчан программаларны гамәлгә ашыруда катнашырга мөмкинлек бирәчәк. Бүген төбәк форумы кысаларында юнәлешләр буенча эчтәлекле дискуссияләр узды, спикерлар чыгышлары яңгырады. Алда – Түбән Новгородта «Яшьләр һәм балалар» темасына округ форумы. Бу партиянең яңа программасын әзерләүнең бер этабы. Безнең алда зур бурычлар тора. Ышанам ки, бердәм һәм көчле җәмгыять белән генә без тагын да зуррак нәтиҗәләргә ирешәчәкбез», - диде Рөстәм Миңнеханов, чыгышын тәмамлап.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.