Яңалыклар

28.10.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды. Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды.  

28.10.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Дәүләт статистикасы федераль хезмәте (Росстат) җитәкчесе Сергей Галкин белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.

28.10.2024

Бүген Казанда «Корстон» сәүдә-күңел ачу комплексында БРИКС илләренең милли статистика хезмәтләре җитәкчеләренең XVI очрашуы узды. Очрашуда катнашучыларны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Федераль дәүләт статистикасы хезмәте җитәкчесе Сергей Галкин сәламләде.

28.10.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республиканың кече нефть компанияләре җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде. Очрашуда агымдагы елның 9 аендагы эш йомгаклары буенча фикер алыштылар һәм 2024 ел ахырына кадәр бурычлар билгеләделәр. Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды.

28.10.2024

Казанда XVI БРИКС саммиты үз эшен төгәлләде - 2024 елда Брикс берләшмәсендә Россия Федерациясе рәислегенең төп вакыйгасы, ул «Гадел глобаль үсеш һәм иминлек өчен күп яклылыкны ныгыту» девизы астында уза.

26.10.2024

Казанда БРИКС саммитын оештыру югары дәрәҗәдә узды. Татарстан тагын бер кабат иң катлаулы мәсьәләләрне хәл итәргә сәләтле булуын исбатлады. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортында узган традицион республика киңәшмәсендә белдерде.

26.10.2024

«Безнең ишегалды» республика программасын гамәлгә ашыру турында бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Зиннәтуллина хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль оешмалар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.

26.10.2024

Бүген республикада транспортның барлык өлкәләрендә 60 меңнән артык кеше эшли. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортында узган традицион республика киңәшмәсендә билгеләп үтте.

26.10.2024

Республикада торак тапшыру буенча гомуми план 93%ка үтәлгән - 2 млн 921 мең квадрат метр файдалануга тапшырылган.

Бу хакта ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль оешмалар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. 

25.10.2024

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Монголия Президенты Администрациясе җитәкчесе Гомбожавын Занданшатар белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.

Искәртәбез, Монголия делегациясе Татарстанда Россия Федерациясенә эш сәфәренә һәм БРИКС саммитында (2024 елның 22-26 октябре) катнашу кысаларында килде.

Битләр: 1 2 3 4 5 6 7 8 ( 9 ) 10 >>