Яңалыклар

10.11.2025

Татарстан эчке эшләр органнары хезмәткәрләре һәрвакыт югары профессионализм, җаваплылык һәм бурычларына тугрылык белән аерылып торды. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген Россия Федерациясе Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көнен бәйрәм итүгә багышланган тантаналы чарада белдерде. Чарада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Республика Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидов катнашты.

10.11.2025

Татарстан киләчәктә дә Россиянең яңа территорияләренә ярдәм күрсәтәчәк, җирле халыкның уңайлы яшәве өчен шартлар тудыру эшен дәвам итәчәк. Бу хакта ТР Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров Донецк һәм Луганск халык республикалары, Запорожье һәм Херсон өлкәләре, Кырым Республикасы хезмәткәрләре өчен Татарстан Дәүләт Советында белем бирү программасы ачылышында белдерде.

10.11.2025

Россия Федерациясе Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне уңаеннан Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин мөрәҗәгате.

08.11.2025

Татарстанда гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшнең ничек баруы турында бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль берәмлекләр белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.

08.11.2025

Татарстан Республикасында күп фатирлы йортларга капиталь ремонт ясау программасы чаралары 28 муниципаль берәмлектә тәмамланган. Гомуми үтәлеш 97% тәшкил итә. Төзелеп беткән объектлар арасында – 757 күп фатирлы йорт. 122 йорт ремонт стадиясендә.

Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин китерде.

Традицион шимбә киңәшмәсен Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

08.11.2025

Татарстан Республикасында 4 ноябрьдә, бөтен илдәге кебек үк, Халыклар бердәмлеге көненә багышланган чаралар узды. Әлеге чараларны уздырганда - чакыруларны һәм янауларны исәпкә алып – Россиянең күп милләтле халкы бердәмлегенең актуальлегенә аерым басым ясалды. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион киңәшмәдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов искәртте.

07.11.2025

Бүген Казанның «Тулпар» спорт комплексында «Крылья Барса» баскетбол клубы коллективын – 2025 елда коляскаларда баскетбол буенча Россия чемпионаты җиңүчесен хөрмәтләделәр. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов спортчыларны зур казанышлары белән котлады.

07.11.2025

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанның Совет районындагы 123 нче физика-математика лицеенда булды.

Искәртәбез, 123 нче физика-математика лицее Казанның «Лето» торак комплексында урнашкан (Әнәс Таҗетдинов ур., 8б йорт). Уку йорты 1224 урынга исәпләнгән. Объект «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты кысаларында төзелгән.

06.11.2025

Бүген Казанда Футболны үстерү үзәгенең икенче этабын ачу тантанасы узды. Тантанада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, «Рубин» ФК президенты Марат Сафиуллин катнашты. Видеоэлемтә буенча спорт объектын ачуда Россия Президенты Владимир Путин катнашты. Дәүләт башлыгы Самарада, анда бу көннәрдә «Россия - спорт державасы» халыкара форумы уза.

06.11.2025

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның Татарстан Республикасы Конституциясе көне уңаеннан мөрәҗәгате. 

Битләр: 1 2 3 4 5 6 7 ( 8 ) 9 10 >>