Татарстан Рәисе Росприроднадзор җитәкчесе Светлана Радионова белән очрашты

13.03.2026

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Росприроднадзор) җитәкчесе Светлана Радионова белән очрашты. Очрашу Иннополиста Росприроднадзорның Идел-Кама төбәкара идарәсенең 2025 ел йомгаклары буенча киңәйтелгән утырышы алдыннан узды.

Очрашуда әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерү, предприятиеләр эшендә табигатьне саклау таләпләрен үтәүнең практик аспектлары һәм башка мәсьәләләр турында фикер алыштылар.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Светлана Радионовага әйләнә-тирә мохитне саклау һәм экологик иминлек өлкәсендә нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен «Дуслык» ордены тапшырды.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.